Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Аеш йөзьяшәре Мөсәвәрә Солтанова: Рәхәтен дә күрдем, михнәтен дә

Бүген районыбызның озын гомерлеләр сафын тулыландырып Аеш авылында яшәүче Мөсәвәрә Солтанова үзенең 100 яшьлек юбилеен каршы алды. Гасыр яшьтәшен районыбыз башлыгы Ленар Зарипов котларга килде.

Ленар Рафак улы гомер буе хуҗалыкта намуслы хезмәт куйган, Бөек Ватан сугышы чорында авылда фидакарьләрчә Җиңү көнен якынайтып көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл ветеранын зур юбилее белән тәбрик итте.

Чәчәк гөлләмәләре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен тапшырды. 

Мөсәвәрә Солтанова 1923 елның 4 ноябрендә Аеш авылында туа. Абыйлары белән әти-әни канаты астында озак иркәләнеп яшәргә туры килми. Башта әтисе, аннан әнисе авырып вафат булалар.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башланганны ул ятимә булып каршылый:

- Иске Әлем янындагы басуда чүп утый идек. Авылдан бригадир Халик Маликов йөзен-башын җимереп безнең янга килде. Апалар "Нигә бу кадәр агарындың, балтаң суга төштемени", дигәч, "Балтам суга төшсә, алып кына ыргытыр идем. Германия безгә каршы сугыш башлаган, иртәгә сугышка китәргә 35 кешегә повестка килде", ди. Икенче көнне авыл ирләре сугышка китте. Урам тулы халык. Көн саен 15, 20 авылдашыбызны озаттык,- дип шул утлы еллар турында сөйли йөзьяшәр райондашыбыз.  

Мөсәвәрә апаның хәтеренә, фикерләвенә сокланырлык. Нинди генә сорау бирсәк тә ялгышмыйча җавап бирде. "Актаныш таңнары" газетасын да укый, район яңалыклары белән танышып бара. Үз аякларында йөреп, үз куллары белән ашавына сөенүен яшерми ул. Телевизордагы яңалыкларны, тапшыруларны яратып карый. Колагы ишетеп бетермәгәч, балалары  наушник алып биргәннәр. 

- Бик күп балалар үлә. Сугышлар булмасын иде, бу афәтләр туктасын иде,- ди яу кырының никадәр газап китерүен үз җилкәсендә татыган Мөсәвәрә апа.

Аңа 1941-1945 елларда күптапкырлар Казан военкоматына ат җигеп бер метр гына буйлы авылдаш егетләрен илтергә туры килгән. Ә ябык кына иңнәрендә симәнә ташуларны әйтәсе дә юк.

Ленар Рафак улы Мөсәвәрә апаны кадерләп, барлык уңайлыклар тудырып тәрбияләгәннәре өчен аның улы Фәрит һәм килененә зур рәхмәтләрен белдерде. Алга таба да Ак әбиебезнең фатихасын алып, оныклар, оныкчыклар белән озын гомер кичерүләрен теләде. Үткәннәрне хөрмәт белән искә алу, тарихыбызны белеп үсү-  буыннарны бергә бәйли, өзелмәслек итеп ныгыта, яңа җиңүләргә өндәп тора. 

Аеш авыл җирлеге башлыгы Дилүс Әхәтов авылның иң өлкән кешесенең 100 яшенә зур бүләкләр, күчтәнәчләр белән килгән. Авылның тарихын булдыруда Мөсәвәрә әби кебекләрнең өлеше бик зур.

Лаеклы ялга чыккач та Мөсәвәрә Солтанова хуҗалыкта ревизия комиссиясен җитәкли. Үзенең төпле киңәшләре белән яңа оешып киткән хуҗалыкны аякка бастыруда ярдәм итә. Бүген атказанган колхозчыга "Нигез" хуҗалыгы вәкиле Миләүшә Мистякова да хезмәтләре өчен рәхмәтләрен әйтте.

- Үземне белә башлаганнан бирле мин әнигә ияреп йөрдем. Барлык эшкә дә әни өйрәтте. Фермада да, сөт җыюда да, ат җигәргә дә, кая эшкә кушалар шунда бардык. Армиядән кайткач өйләндем, өйләр салып бергәләп 4 кыз үстердек. юкка-барга үртәлмәде, бәлки шуңа озын гомерледер ул,- ди Фәрит абый.  

Фәрит абый хуҗалыкта, ә килене Минзәлирә апа мәктәптә укытучы булып эшләгән. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. 

- Минем әлеге йортка килен булып төшүемә 43 ел. бу вакытта ул пенсиягә чыккан иде инде. Шуңа карамастан бар эшне дә эшләде, безне оештыручы булды. Укытучы булгач озак вакытта курсларга җибәрәләр иде. Кечкенә балаларны да алып калды. Көтү көткәндә без эштән калмадык, әнкәй кызлар белән бу эшләрне башкарып чыга иде. Бик зур рәхмәт аңа!- ди килене Минзәлирә.

Бүген барлык оныклар, оныкчыклар туган нигезгә җыелган. Әбиләренең олуг юбилее уңаеннан бик матур итеп мул табыннар әзерләгәннәр. 

- Мин картыйның икенче оныгы. Картый безне кечкенәдән күз-колак булып тәрбияләп үстерде. Әти-әни эштә иде. өйдәге эшне эшләргә эшләргә өйрәтте.Бергәләп печәнгә йөрдек, чалгы тотарга, ат җигәргә өйрәтте. Олыны олы, кечене кече итәргә өйрәтте. Картлык көнендә дә нык булып, авырмыйча яшәсен. Калган гомере дә безнең кадер-хөрмәттә үтсен- ди оныгы Айгөл.

 

Бүгенге хөрмәтләүләргә бик күңеле булды Мөсәвәрә апаның. Чәчәк гөлләмәләренә карап куанып утырды.   

- Бу тормышта рәхәтен дә, михнәтен дә күп күрдем. Минем белән бергә эшләгән кешеләр үлеп бетте инде. Әле мин яшим. Әллә кешеләр рәхмәте шулай озак яшәтә микән дим. Авыл халкыннан сөт җыеп Актанышның май заводына илттем. Сөт акчасын өләшкәндә олылар бик сөенә иде. Чөнки кулларына тере акча керә иде. Туң салам астында калып аякларым сынып, умырткалыгыма зыян килеп исән калдым. Аллага шөкер, бигрәк матур тормышларда яшибез. Илләрдә генә тынычлык булысын!- дип изге теләкләр теләп озатты ул безне.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев