Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Байсар мәктәбе укучысы «Татар сүзе» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә II урын алды

4 апрель көнне Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды. Бу мәртәбәле бәйгедә Байсар мәктәбе укучысы Рузалина Хайбрянова мактаулы II урынны яулады.

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Швейцариядән дә катнашалар. Барысы 3000 кеше татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Шуларның 37се җиңүче исеменә лаек дип табылды. Алар арасында Актаныш районыннан да җиңүче булу безнең өчен олы горурлык.

Байсар мәктәбенең 6 класс укучысы Хәйбрянова Рузалина "Проза" номинациясендә 2 урынны яулады, 25 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.

Укытучысы Салахов Рамил Җәмигънур улына исә оештыру комитетының Рәхмәте белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев