Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

«Яңа татар җыры – IV» бәйгесендә райондашларыбызның җыры I урынга лаек булды

18 апрель көнне «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Алар арасында райондашларыбызның да бүләкләнүе безнең өчен олы сөенеч. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Шәйдуллина көенә һәм Энҗе Разова сүзләренә язылган «Аяз булсын күгебез» жыры «Иң яхшы балалар жыры» номинациясендә I дәрәжә премия Лауреаты булды.

«Яңа татар җыры» бәйгесе быел дүртенче тапкыр Ваһапов фонды тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 15 җиңүче билгеләнгән. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Шәйдуллина көенә һәм Энҗе Разова сүзләренә язылган "Аяз булсын күгебез" жыры "Иң яхшы балалар жыры" номинациясендә I дәрәжә премия лауреаты  булды.  Җырны «Пирамида» концертлар залында узган «Яңа татар җыры – IV» гала-концернтында «Умырзая" үрнәк вокаль ансамбле башкарды, ансамбльнең җитәкчесе -Хазиева Разида Индусовна. Энҗе Разованың бүләкләрен кызы Гүзәлия Чекалинага тапшырылды.

Бәйгедә тагын бер иҗади тандемның хезмәте лаеклы бәяләнде- Инсаф Хәбибуллин музыкасы һәм Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә иҗат ителгән «Торналар авазы» җыры «Махсус премия» номинациясендә  бүләкләнде.

Җиңүчеләрне чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз, татар җыр сәнгатен баетуда тагы да яңа мәдәни казанышлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев