Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез- Безнекеләр!

Иске Сәфәр мәдәният йорты артисты Әлфис Әхмәтшәрипов «Мәдәнияттә казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде

Әлфис Әхмәтшәрипов- киңкырлы талант иясе, Иске Сәфәр авыл мәдәният йортының гына түгел, Актаныш районының да танылган сәхнә эшлеклесе.

Актаныш районында берничә ай дәвам иткән театр айлыгын йомгаклау тантанасында Әлфис Әхмәтшәрипов  "Мәдәнияттә казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде. Әлеге мәртәбәле бүләкне яраткан артистыбызга Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тапшырды.

Әлфис Әхнәф улын әлеге дәрәҗәле медаль алуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев