Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Ленар Зарипов Әниләр бәйрәмендә ике райондашыбызга «Ана даны-Материнская слава» медален тапшырды

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Әниләр көе уңаеннан районкүләм бәйрәм уза.

Зал тутырып килгән хатын-кызларыбыз - барысы да әниләр, йөрәк-бәгырьләреннән өзелеп төшкән балаларын халкыбызның барлык игелекле сыйфатлары үрнәгендә тәрбиялиләр.

Илебезнең, җәмгыятебезнең киләчәген барлыкка китерүче затлар гаиләләрендә, бер үк вакытта яраткан хезмәтләрендә дә хөрмәтлеләр. Алар арасында ике райондашыбыз Татарстан Республикасының  югары бүләгенә лаек булды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Күҗәкә авылыннан биш бала анасы Илсөяр Әбүдәр кызы Фазлыкаева белән Яңа Балтач авылыннан шулай ук биш бала анасы Гөлфия Вазыйхҗан кызы Бакировага

"Ана даны-Материнская слава" медален тапшырды.

Бәйрәм хакында тулырак- Ана бөек исем, нәрсә җитә ана булуга: Бүген район мәдәният хезмәткәрләре Әниләр бәйрәменә багышлап концерт куйды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев