Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Районыбыз башлыгы Ленар Зариповны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген Актаныш муниципаль район Башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы үзенең туган көнен каршылый.

Җирлегебезгә яңа сулыш өргән җитәкчебезне ихлас күңелдән туган көне белән тәбрик итәбез. Кешеләргә игътибарлы булуы, гади, тәвәкәл һәм гадел булуы белән райондашларыбызның ихтирамын яулаган кешеләрнең берсе ул. Шуның өчен район халкы аңа таяна, берсеннән-берсе матур эшләренә соклана.

 

Ленар Рафак улын ихластан күркәм бәйрәме белән тәбрик итәбез, корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, авыр һәм җаваплы хезмәтендә бары тик уңышлар гына телибез.

 

Алга таба да районыбыз, киләчәгебез мәнфәгатьләрен кайгыртып һәм соклангыч уңышларга ирешеп, Гөлнар ханым белән тигезлектә, балаларның күңел җылысын тоеп яшәргә язсын. Күпләргә үрнәк булып торган эш-гамәлләрендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев