Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән якташ табибларыбыз «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 8 кешесен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде. Бу хактагы карар республика президентының рәсми сайтында чыкты.

           "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булучылар арасында Актаныш районында туган якташларыбыз да бар. Аларның икесе дә республикабызның сәламәтлек саклау юнәлешендә тирән эз калдыручы шәхесләр.

            «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе"  баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм РФ Хезмәт министрлыгының «ТР буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУ медик-социаль экспертизасы буенча баш эксперты- җитәкчесе Ригель Низамов

 әлеге мактаулы бүләк ияләре.

              Барлык актанышлылар исеменнән Рафаэль Фирнаял улын һәм Ригель Хәләф улын әлеге уңышлары белән кайнар котлыйбыз. Авыр, җаваплы һәм мактаулы хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар телибез. Сез-безнең горурлык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев