Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

1 апрельдән Актаныш районы мәктәпләренә Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

1 апрельдән республикада яшәүчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гариза бирә ала.

Әгәр дә гаиләдәге олы бала сайланган мәктәптә укыса яки сез прописка буенча мәктәп сайласагыз, 30 июньгә кадәр гариза бирергә мөмкин.

Электрон гариза бирү процедурасы халыкка уңайлыгы өчен максималь дәрәҗәдә гадиләштерелде. Бары тик баланың мәгълүматларын күрсәтергә, районны һәм мәктәпне сайларга гына кирәк. Моннан тыш, порталда бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпкә кабул итү турында электрон гариза кәгазьдәгесенә тиң: гаризаларның ике варианты да бер үк шартларда карала. Әмма, электрон гариза тапшырганнан соң, ата-ана (баланың законлы вәкиле) сайлап алынган белем бирү учреждениесенә документларның төп нөсхәләрен 5 эш көне дәвамында китереп тапшырырга тиеш.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев