Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

11–17 июльгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Итәк-җиңнәрегезне җыеп торыгыз: шактый ук киеренке атна көтә сезне. Байтак тир түгеп кенә тегенди-мондый җиңүләргә ирешеп булачак. Хәер, бу чордагы көч-куәтегез, кем әйтмешли, таулар күчерергә җитәчәк!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Җитәкчегез күзенә артыгын чалынмыйча, песи кебек кенә йөрү әйбәтрәк булыр. Ни өченме? Сәбәпләре атна уртасында ук ачыкланыр. Үткенлегегез нәтиҗәсендә дошманнарыгызны көнләштерерлек уңышка ирешелер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Күтәренке хезмәт хакы яки бик әйбәт гонорар көтегез. Дүшәмбедән үк башланып киткән эшлекле очрашу-күрешүләр бераз алҗытыр.  Ә менә мәхәббәт өлкәсендә – көтеп алынган үзгәрешләр…

Кысла (22.06 – 22.07) Атнаның беренче яртысында ниндидер бер яңалыкка өйрәнерсез, кешеләр белән бик күп аралашырсыз. Шулай итеп, көтмәгәндә генә үзегез өчен яңа бер дөнья ачкандай булырсыз. Кыскасы, күңелегездә канәгатьлек хисләре ташып торыр, эшләрегез гөрләп барыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Кешегә карап кабаланмагыз, үзегезгә ничек җайлы – шулай барыгыз. Барысын да җитди кабул итмәгез: эштә, үзара мөнәсәбәтләрдә «хулиганланып» та алыгыз. Җиңеллек биреп, иҗади мөмкинлекләрегезне ачачак бу.

Кыз (24.08 – 22.09) Җәйге күңел күтәренкелеге эштәге бик катлаулы мәсьәләләрне тиз һәм җиңел хәл итүгә китерәчәк. Читтән ярдәмгә өметләнмәү хәерлерәк. Атна ахырында күңелле яңалыклар булачак.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Хезмәт урынында югарырак баскычка күтәрелү ихтималы гаять зур. Бигрәк тә моны инде байтактан көтүчеләр өчен. Ачылып китеп, бөтен серләрен сөйләп биргән бер танышыгыз тормыш мәгънәсе турында уйга салырга мөмкин.

Чаян (24.10 – 22.11) Бик табышлы бер эш табып бирерләр. Булдыра алмамдыр, дигән уйларны куып җибәрегез дә – алга! Ял көннәрендә бер дустыгызның чын мәгънәсендә тугры булуына инанырсыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Билгеле бер сәбәпләр эштә үзегезне аеруча кирәкле кешегә әйләндереп куяр. Өстәвенә әле атна уртасында яңа мөмкинлекләр ачардай хәлләр булып алыр. Юмор хисенә бай булуыгыз судан коры чыгарга ярдәм итәр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эшләрегезне генә түгел, йөз-кыяфәт, өс-башыгызны да тәртипкә салу теләге туар. Бу җәһәттән бер дустыгызның киңәше бик тә ярап торыр. Ләкин беркатлылыктан сак булыгыз: тирәгездә төп башына утыртып калдыру теләге белән янып йөрүчеләр бар сыман.

Сукояр (21.01 – 19.02) Тынгысызрак, ыгы-зыгылырак атна. Эштә киеренкелек, өйдә… Ләкин борчыласы юк: бер михнәтнең бер рәхәте, дигәндәй, озакламый бу тынгысызлыкның шулай кирәк булганлыгын дәлилләрдәй әйбәт кенә җимешләре күренә башлар.

Балык  (20.02 – 20.03) Сәяхәткә чыгу өчен менә дигән чор: маҗаралар, серле вакыйгалар көтә бугай сезне! Сөйкемле, мөлаем булуыгыз кытыршырак мәсьәләләрне җайлау-майлау мөмкинлеге бирер. Ял көннәрендә бик бәхетле мизгелләр кичерергә насыйп булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев