Актаныш

15 февраль- истәлекле вакыйгаларга бай көн: Безнең язмадан танышыгыз!

"Саумы, иртә" дип сәламлибез һәм уңышлы, имин вә бәрәкәтле көн телибез, дуслар! 15 февраль — Милади тәкъвимендә икенче айның унбишенче көне.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫНДА: Һиҗри тәкъвимнең 14 көне Рәҗәб аенда. Бөек каһарман язучы Муса Җәлилне искә алу көне билгеләнә. Шулай ук бу көнне дөньяга аваз салучылар:Илһам Шакиров, татар җыр сәнгате мэтры; Минһаҗ Конов, атаклы коммунист, сәясәтче, журналист;  Муса Җәлил, татар шагыйре, сугыш каһарманы; Габделмәңгыйм Әминов, КДУ, КАИ профессоры; Газиз Нәбиуллин, язучы; Габдулла Рәхимкулов, татар җырчысы; Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, күренeкле фольклорчы, филология фәннәре докторы, Җөмһүриятнең Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;  Заһид Фәйзи, каләм остасы; Нәҗип Вәлитов, химик-галим;  Кадыйр Сибгатуллин, шагыйрь; Роза Хәбибуллина, татар артисткасы.
РОССИЯДӘ:илебездә иң төп вакыйгаларның берсе -  1989 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Яугир-интернационалистларны искә алу көне. Бөтендөнья яман шеш белән авыручы балалар көне.  РФ хөкүмәт элемтәсе гаскәрләре көне.
ДӨНЬЯ КУЛАСАСЫНДА:Халыкара операция шәфкать туташы көне. Туризм көне. Вануату — Джон Фрум көне.  Канада — Канаданың милли байрагы көне.

Менә шундый истәлекле вакыйгаларга, төрле тарихи даталарга бик бай нәүбәттәге көн. "Әдәби кунакханә" кыйсаларында, әлбәттә, без бүген халкыбызның асыл герое, күренекле шагыйре Муса Җәлинең шигырен тәкъдим итәбез:
Томаулы гыйшык
Егет чагым; үлеп гашыйк булдым
Контордагы бер яшь матурга.
Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минем
Чәчәк атты кышкы салкында.

Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын белән
Томау төште бер көн борынга.
Һәм томаулы килеш киттем шулай
Кыз чакырган махсус урынга.

Утырабыз икәү, мин яулыкны
Калдырганмын онытып өемдә.
Ә борын нәкъ төпсез кое кебек,
Сәгать саен литр кимендә.

Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,
Суз әйтергә хәтта тилмерәм.
«Җаным!» - дим дә «һач» дип бер төчкерәм.
«Сөям!» - дим дә борын сеңгерәм.

Ансы бер хәл, бәлки төчкерми дә
Утырыр идем тавышсыз гына.
Гашыйкларча авыр сулыйм дисәм,
Ямьсез итеп борын сызгыра.

Бәла икән, дуслар, томау белән
Гыйшык арасында тартышу!
Кочакла да кызны, син әйт, имеш:
«Мин... һаптечу, сине... һаптечу!»


Утыра торгач, ахры, мин дәртләнеп,
Тотып кызның ике кулыннан,
Бер кызык суз әйтеп көлгән идем,
Чыкты куйды куык борыннан.


Куык кунды барып кыз борнына,
Кыз аптырап битен каплады.
Мин дә сиздем шунда, мескен гыйшкым
Кызган куык төсле шартлады.


Кыз торды да кинәт, әйтте миңа,
Еламады үзе, көлмәде:
«Сөям, диеп кызга үрелгәнче,
Сөрт борныңны, егет, элгәре!»


Кызым китте, мин дә шул гарьлектән,
Түзәлмичә йәрәк януга,
Ни кызык бар миңа яшәүдән дип,
Аптекага киттем агуга.


Ярсый-ярсый бардым, һәм һич бушка
Булмады бу минем баруым.
Алып кайттым өйгә аптекадан
Бик куәтле... томау даруын.


Мин күрмәдем артык мәгъшукамны,
Томау бетте, гыйшкым онтылды.
Көчле булды дару, егет күңеле
Ике чирдән бергә котылды.


Яшьлек үтте, инде картаелды,
Яшим хәзер читтә, ышыкта.
Теләсәм дә, хәзер ләкми миңа
Бер томаулы гына гыйшык та.
1943, март

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: