Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

1–7 августка йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Тирәгездәгеләр белән аралашканда, күңелегезне кытыклап алырдай бер яңалык ишетелер. Беренче карашка вак-төяк кебек кенә тоелган эш байтак вакытыгызны алыр. Әмма әҗере дә сез көткәнчә генә булмас.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Алдыгызда бик шәп мөмкинлекләр ачылырга тора. Әмма ашыкмаска кирәк. Әлеге атна, киресенчә, вакчыллык һәм игътибарлылык таләп итә. Юкса кабаланган бер мәлдә күп нәрсәләрнең абайланмыйча калу куркынычы бар.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Барысына да берьюлы тотынмыйча, чиратка салып кына эшләсәгез, менә дигән уңышка ирешерсез. Бу көннәрдә язмышыгызның матур гына бүләк әзерләвен көтегез. Күптәнге теләкләрегезнең тормышка аша башлавын сизеп сөенерсез.

Кысла (22.06 – 22.07) Атна урталарында җитәкчегез белән кырыс кына сөйләшү булыр. Аның каравы, хезмәт хакын арттыру мәсьәләсендә үз дигәнегезгә ирешелер. Гаиләгездә соңгы вакытларда бераз какшабрак киткән мөнәсәбәтләр күзгә күренеп яхшырыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Мин-минлекне җиңеп, җитәкчегезнең таләпләрен үтәргә тырышыгыз. Эшләрегез шундук көйләнеп китәчәк! Буш сүзләр белән баш катыручылардан ераграк торыгыз, юкса әйбәт кенә планнарыгызны өзмәгәйләре.

Кыз (24.08 – 22.09) Алдыгызда калкып чыккан киртәләр аша эһ тә итми атлап чыгып китәчәксез. Бер яңалык алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачачак. Атна ахырында кемнәрнеңдер ялгышын бик вакытлы күреп алып, искиткеч зур яхшылык эшләрсез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Белеп торыгыз: саксыз әйтелгән сүз гайбәткә китерергә мөмкин. Гаиләле Үлчәүләр бермәл гүя бәхет диңгезенә чумгандай булыр. Ялгызлар да тормышларына үзгәреш җилләре үтеп керүен сизеп сөенер.

Чаян (24.10 – 22.11) Хезмәттәшләрегез дә, җитәкчегез дә үзегезгә карата искиткеч яхшы мөгамәләдә булыр. Бөтен яктан күпләрдән өстен торуыгызны аңлауларына бәйле бу. Яңа мөмкинлекләр, матди бөтенлек чоры.

Укчы (23.11 – 21.12) Күңелегездәге шикләрне куып таратырга вакыт. Алар сезгә рәхәтләнеп эшләргә һәм яшәргә комачаулый бугай. Атна ахырында җитәкчегез авызыннан ишетелгән җылы сүзләр үзегезгә гүя канатлар куяр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Барысы да бик әйбәт булыр. Хәтта юк-бар кыенлыклар да күңелегезне төшермәс. Атна ахырында уйламаганда-көтмәгәндә әйбәт кенә акча килеп керер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Саграк булыгыз, юкса буталчык хәлдә калуыгыз бар. Атна уртасында дусларыгыздан яхшы хәбәрләр көтегез. Килеп туган проблемаларның чишелешен ял көннәрендә табып сөенерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Берни эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Шуңа күрә хатагызны онытыгыз да – алга! Атна ахырында күңелегезгә сары май булып ятардай хәбәрләр ишетерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев