18 сентябрьгә һава торышы: Бүген төнлә туңдырырга мөмкин
Урыны белән бераз яңгыр явачак.
18 сентябрьдә синоптиклар фаразы буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Урыны белән бераз яңгыр явачак.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр җитүе бар.
Һава температурасы төнлә +1- +6 градус, урыны белән -1 градуска кадәр суытырга мөмкин.
Көндез һава температурасы +7- +12 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев