18 яше тулмаган балалары булган әниләргә нинди салым чигерүләре каралган?
Гаиләмдә шундый хәл. Дүрт балабыз туды, беренче бала 18 яшьтән зуррак, икенчесе үлде, калган икесенең 18 яше тулмаган.
Миңа, әни буларак, нинди салым чигерүләре каралган? intertat.tatar сайтына укучылары шундый эчтәлеле сорау юллаган. Сезгә дә кызыктыр!
Җавап: Салым периодының һәр ае өчен салым чигерүләре баланы үз тәрбиясендә тотучыга – атасына яки анасына, атасы яки анасының тормыш иптәшенә, уллыкка-кызлыкка алучыга түбәндәге күләмдә исәпләнә: 1400 сум – беренче балага; 1 400 сум – икенче балага; 3 000 сум – өченче һәм аннан соң туган балаларның һәрберсенә һәм 12 000 сум – һәр балага, әгәр ул 18 яше тулмаган инвалид бала икән, яисә ул 24 яшькәчә I яки II төркем инвалид булып, көндезге бүлектә укучы, аспирант, ординатор, интерн, студент, курсант булса.
Салымнан күпме акча кайтарыласын билгеләгәндә балаларның гомуми саны исәпкә алына, ягъни беренче бала – аңа салым чигерүе бирелү-бирелмәвенә карамастан, яше буенча иң өлкән бала итеп карала. Балаларның туу чираты аларның туган көннәре буенча, аларның яшенә бәйсез рәвештә билгеләнә, шул исәптән балаларның берсе үлгән очракта да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев