Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

2019 елда пенсия ничә сумга арта?

Пенсияләрнең индексациясе 2019 елның 1 гыйнваренә планлаштырылган.

Индексация эшләмәүче пенсионерларга гына кагылачак, һәм 7,05 процент тәшкил итәчәк дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы. Пенсиянең ничә сумга артачагы пенсия күләменә бәйле. Аны һәр кеше үзе исәпләп чыгара ала. Моның өчен хәзер алган пенсияне 100гә бүлергә һәм индексация процентына шалтыратырга кирәк. 

Мәсәлән, хәзер айлык пенсиягез 12 000 сум, ди. 12 000 : 100 = 120. 120*7,05 = 846 Димәк, пенсиягез 846 сумга артып, 12846 сум алырга тиеш булачаксыз. 2020 елда индексация күләме 6,6 процент, 2021 елда 6,3 процент тәшкил итәчәк. 

Эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация кагылмый. Вице-премьер Татьяна Голикова ил буенча алганда пенсионерларның еллык кереме уртача 12 мең сумга артачак диде, ягъни айлык пенсия якынча 1 мең сумга артачак. Бу пенсия яше артуга бәйле, ди Голикова.


чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/2019-elda-pensiya-nich-sumga-arta/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев