Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

21–27 февральгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Берара кесәгез такыраеп калган кебек булыр. Әмма хафаланасы түгел. Бик тиздән матди якны яхшыртырдай искитмәле мөмкинлекләр ачылачак. Моңарчы уегызга да кереп карамаган мөмкинлекләр!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Очраклы гына килеп чыккан бер хәл тормышыгызга ямь өстәп җибәрер. Тик менә кемнәрнеңдер сезнең хакта ямьсезрәк имеш-мимешләр тарата башлавы гына… Күрмәмешкә салышмагыз, аларны чыгарган кешене бик тиз генә тирәгездән алып ташлагыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу чорда сезгә күп ишекләр ачылачак. Каушап кына калмаска! Эштә үзегезне күрсәтүдән оялмагыз, ә өйдә бердәнберегезгә юл куегыз. Атна ахырында, сәеррәк яңалык ишетеп, уйга калырсыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Сак булыгыз: таркаулык, игътибарсызлык уңайсыз хәлгә куймагае. Өйдә генә түгел, кеше арасында да! Керем китерердәй теләсә нинди тәкъдимгә ризалашыгыз – үкенмәячәксез. Тормышыгызда бер мәсьәләгә ачыклык керткән хәбәр ишетерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Күңелегез үзгәрешләр көтәме? Озакламый бер-бер артлы килеп чыга башлаячак алар. Берсе-берсенә бәйләнгән, һәммәсе дә – бары тик уңай! Бәхетле кеше шул сез!..

Кыз (24.08 – 22.09) Атна башында, кесәгезне ертып дигәндәй, керем килеп керер. Аптырап калмагыз, тырышмаган кешегә эләкми ул. Ләкин сәламәтлеккә игътибарлырак булу кирәк. Суык тидерүдән дә курка торган вакыт бит.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Яшьләр мәхәббәт «өчпочмагы»на килеп эләгергә мөмкин. Шундук барысына да ачыклык кертергә тырышыгыз: сезгә мондый катлаулы мөнәсәбәтләрнең кирәге юк. Ә өлкәнрәкләр атна буе үзләрен бик бәхетле сизәр.

Чаян (24.10 – 22.11) Көч-куәтегезнең ташып торуы шәп кенә уңышларга китерер. Әлбәттә инде, акчасы да булыр. Тирәгездәге кайберәүләр хәтта көнләшә башлар. Гомумән, тормышыгызда кардай ап-ак полоса башланып китәр.

Укчы (23.11 – 21.12) Ялкаулык төп дошманыгызга әйләнмәгәе. Шуның аркасында эшегезне вакытында төгәлли алмавыгыз, якыннарыгызны авыр хәлдә калдыруыгыз бар. Үзегезне кулга алып, бөтен тырышлыкны бер йодрыкка төйнәгез дә – алга!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Акча мәсьәләсе баш калкытыр, һәм сез аны ялгыз гына хәл итә алмассыз бугай. Әмма әйбәт яңалык та бар: атнаның икенче яртысында финанс хәлегез яхшыра башлар. Ял көннәрендә ишетелгән бер яңалык зур планнар коруга этәрер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегезне шаккатыру мөмкинлеге чыгар. Кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү булачак бу! Атна ахырында күңелегезне җилкетеп җибәрердәй хәлләр булып алыр.

Балык (20.02 – 20.03) Килеп туган хәлләр шәп кенә планнарыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге бирер. Акча мәсьәләсе уңай хәл ителеп, бөтен борчу-дулкынлануларыгыз узганда калыр. Җитәкчегезнең эшегезне тиешенчә бәяләве үзегезгә көч-куәт өстәп җибәрер.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев