Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

27 июнь – 3 июльгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атна тулысынча һөнәри эшегез турында уйлап, кайгыртып, мәшәкатьләнеп үтәр. Элеккеге эшлекле дусларыгыз белән элемтәләрне яңартып җибәрү кирәк булыр. Алар сезгә акчалы хезмәттәшлек тәкъдим итәргә мөмкин.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Билгесезлекнең аяк чалуы бар. Нәрсә теләгәнегезне беләсез анысы, тик менә бер шикләнү генә… Хафаланмагыз: якыныгыз шик-шөбһәләрегезнең урынсыз булуын бик төгәл аңлатып, күңелегезгә тынычлык иңдерер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бал кортлары кебек, бертуктаусыз тыз-быз килеп эшләргә кирәк булыр. Канәгатьлек хисе әллә ни китермәсә дә, шәп кенә әҗере белән куандырыр бу. Тормышыгызга бераз җиңеллек китереп, яңачарак сулыш өрердәй хәлләр көтегез.

Кысла (22.06 – 22.07) Җәй сез теләгәнчә үк башланып китмәде бугай. Шулаймы? Аның каравы ай ахыры искиткеч шәп узар. Теләгәнегез тормышка ашып, үзегезне бу дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тоюга китерер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Вакытны үзегезгә багышлау: өс-башны карау, хатын-кызларга – матурлык салонына барып килү, ир-атларга – гәүдәнең төзлеген, ныклыгын кайгырта башлау өчен искиткеч шәп атна. Тик менә кешеләр белән аралашу авыргарак туры килер: ачык кына итеп әйтелмәгән сүзләренең төбендә нәрсә ятуын шундук аңламассыздыр.

Кыз (24.08 – 22.09) Бу атнада – яшен алдыннан тынлык урнашкан кебек. Хәер, яшен дигәнебездән куркасы юк, киләсе атнада баштанаяк эшкә күмелергә туры киләчәк дигән сүз генә бу. Әлегә үзегезне карап, дөньяга хозурланып, ял итә-итә генә эшләрсез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күңелегездә көнчелек кузгалу сөеклегез белән араларны бераз гына суытып җибәрер. Ләкин тикмәгә икәнен тиз генә абайлап, мөнәсәбәтләрне үз җаена кайтаруга ирешерсез.

Чаян (24.10 – 22.11) Гаиләгездә үзегезне рухи яктан әйтеп бетергесез канәгатьлек хисенә күмәрдәй хәлләр булып алыр. Бер танышыгызның киңәше чираттагы ялны кайда уздырачагыгызга ачыклык кертер. Атна ахырында күчемсез милек буенча әйбәт яңалык ишетелер.

Укчы (23.11 – 21.12) Барысын да аңлап калу һәм барысын да белеп тору теләген читкә куеп тору хәерле. Беренчедән, барыбер берни аңламаячаксыз (аңларлык әйбер булмагач…), икенчедән, нәрсә бу, кайдан, ничек шулай килеп чыккан, дип баш катырып тормыйча, килеп туган мизгелдән, ниһаять, канәгатьлек хисе алырга өйрәнәчәксез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Сөеклегезгә үзен күрсәтү мөмкинлеге бирегез. Ничек тели – шулай! Юкса аралар салкынаеп китәргә мөмкин. Атна ахырында бер көнкүреш мәсьәләсе баш мие күзәнәкләрен ныклап эшләтеп алырга мәҗбүр итәр.

Сукояр (21.01 – 19.02) Кемнәргәдер ярдәм итәргә туры килер. Кирәк булган өчен генә йөрү күңелегездә канәгатьсезлек уятыр. Ләкин озакка түгел. Хәлләр кисәк кенә сезнең файдага үзгәрер һәм бу, әлбәттә, шундук кәефегездә чагылыш табар.

Балык (20.02 – 20.03) Ниндидер бер максатка таба бик озак бардыгыз. Үзегезне аямыйча, эшләдегез дә эшләдегез түгелме? Хәзер менә шул хезмәтегезнең бик тә матур әҗерен күрер чак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев