Актаныш

28 февраль – 6 мартка йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Акчалы чор. Бу хәл үзегезне бик юмарт һәм бәхетле кешегә әйләндерер. Язның беренче көннәре сөйкемлелегегезне арттырыр. Нәкъ менә шул сәбәпле кирәкле кешеләр белән сөйләшү дә үтә нәтиҗәле килеп чыгар.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Тормышыгызны яхшыга таба үзгәртү өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыга башлар. Бу үзегезне үсендереп җибәрер һәм бик өметле планнар белән яши башлауга китерер. Эштә дә – барысы да тел-теш тидергесез!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Сөенече дә, бераз гына көенече дә булыр. Көенеч дигәннән, баш бетәрлек хәлләр көтелми анысы. Эштәге бераз «кытыршылык» кына… Барысы да шул көнчелек аркасында инде…

Кысла (22.06 – 22.07) Язның беренче ае матди хәлегез яхшыру белән башланып китәр. Туганнарыгыз да күңелле хәбәрләр белән сөендерер. Ә инде ял көннәренә таба күңел кылларын тибрәтеп җибәрердәй хәлләр булып алыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эш урынында үз көчегезгә ышанычны бермә-бер арттырып җибәрердәй бер вакыйга килеп чыгар. Яңа танышларыгыз барлыкка килер. Алар үзегезне яңа офыкка чыгарырдай мөмкинлекләр тәкъдим итәр.

Кыз (24.08 – 22.09) Хезмәт карьерасында югарырак баскычка үрмәләү өчен әйбәт кенә юл ачылырга тора. Тыйнаклыкны беразга онытып, кыю төстә форсаттан файдаланып калыгыз. Курыкмагыз, булдырачаксыз!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Торак мәсьәләсен хәл итү өчен бик шәп мөмкинлекләр ачылачак. Җитмәгән акчасы да табылачак, башкасы да булачак! Атна уртасында ирештерелгән бер хәбәр үзегезне уйга салачак. Юк-юк, сезгә аннан начар булмаячак. Киресенчә, бер мәсьәләнең чишелеше генә табылачак.

Чаян (24.10 – 22.11) Атнаның беренче яртысы алга бару өчен өр-яңа мөмкинлекләр барлыкка китерәчәк. Җитәкчегез тырышлыгыгызны күреп, премия белән сөендерәчәк. Атна ахырында дусларыгыздан матур хәбәрләр ишетеләчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада гүя бер горур кыяга әйләнеп калырсыз: башыгыздагы төп-төгәл планнарны берәү дә җимерә алмаячак! Тырышлыгыгыз һәм үҗәтлегегез нәтиҗәсендә искитмәле уңышларга ирешәчәксез! Тик борыныгызны гына чөя күрмәгез, юкса…

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Сезнең өчен уңайлы көннәр. Шулай булуга карамастан, шәхси тормышта берникадәр дулкынлану-борчылу булып алырга мөмкин. Көнчелек аркасында шулай.

Сукояр (21.01 – 19.02) Акча мәсьәләсендә моңарчы күрелмәгән уңышлар көтегез. Сәбәбеме? Тырышлык һәм бик нык уңай килү. Шуның нәтиҗәсе буларакмы, гаиләгездә искитмәле җылы мөнәсәбәтләр урнашачак.

Балык (20.02 – 20.03) Тиктормас һәм дә хәйләкәр булуыгыз эшегездә әйбәт кенә уңышка китерәчәк. Әлбәттә, бу матди хәлегезне яхшыртуга да йогынты ясаячак. Атна уртасында бер танышыгыз сәеррәк яңалыклары белән үзегезне тәмам гаҗәпкә салачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: