Актаныш

4–10 июльгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада шәп кенә уңышка ирешү өчен, беренчедән, үҗәт, икенчедән, кыю булырга кирәк. Бер дошманыгызны җан дуска әйләндерердәй кызык кына хәлләрнең килеп чыгуын көтегез. Хезмәттәшләрегез белән кызып-кызып бәхәсләшкәндә, үзегезгә кирәкле мәгълүмат ишетеп сөенерсез.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кирәкле кешеләр белән элемтәләрегезне эштә файдаланудан тартынып тормагыз. Дәрәҗәгезне генә арттырачак бу. Атна ахырында якыннарыгызга кагылышлы яхшы хәбәрләр ишетерсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Иҗат кешеләре өчен «йолдызлы сәгать» чоры! Илһамыгызны эшкә җигеп, саллы гына табыш алачаксыз һәм матди хәлегезне ныгытачаксыз. Мәхәббәттә назлы аңлашулар, романтик очрашулар чоры да әле бу…

Кысла (22.06 – 22.07) Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне тагын да җылытырдай хәлләр булып алыр. Җитәкчегез намуслы, тырыш булуыгызны күреп, бу сыйфатларыгызны тиешенчә бәяләү турында уйланыр. Моңарчы такыррак булган кесәгез әкренләп кенә калыная башлар.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эшлекле элемтәләрне киңәйтеп, әйбәт кенә акча эшләү мөмкинлеге пәйда булыр. Бер танышыгыз, эч серләрен сөйләп, күңелегездә мең төрле сорау уятыр. Ял көннәре гаиләгездә әйбәт кенә сюрприз белән төгәлләнер.

Кыз (24.08 – 22.09) Шикләнү-көнләшүләрдән, ниһаять, тулысынча котылу мөмкинлеге чыгар. Очрашулар, кызыклы кешеләр белән танышулар эчке дөньягызны яктыртып, күркәмләндереп җибәрер. Инде бик күптәннән күңел түрегездә йөртелгән матур гына бер хыялыгыз тормышка ашар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштә – киеренкелек. Аның каравы, алыштыргысыз белгечкә әйләнәчәксез. Бу хәл дөньяга карашыгызны киңәйтеп, гаять зур планнар кора башлауга китерәчәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Уңышлы атна. Күңелегез теләгәннең барысы да диярлек тормышка ашачак. Эшлекле тәкъдимнәр, өстәмә керемнәр сөендерәчәк. Өстәвенә әле атна ахырында тормышыгызга ниндидер бер яңарыш җиле дә үтеп керәчәк.

Укчы (23.11 – 21.12) Нәрсәләргәдер ашык-пошык кына йомгак ясаудан сак булыгыз: ялгышып, бик тә уңайсыз хәлдә калуыгыз бар. Атна урталарында эштә бераз сүлпәнлек сизелер. Ял көннәрендә якыннарыгызга кагылышлы сөенечле яңалыклар ишетелер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Киртәләр, кыенлыкларга карамастан, эшегез алга бара. Уңышыгызның кадерен күбрәк тою һәм аңлау өчен шулай кирәктер, мөгаен… Атна ахырында, бер тырмага икенче тапкыр шап итеп басканчы, ялгышыгызны аңлап алырга өлгерерсез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Йомшаграк, сабыррак булырга тырышыгыз. Каты куллылык сезгә туры килми. Өстәмә керем чыганагы тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Каршы килмәгез: барысы да сез теләгәнчә килеп чыгачак.

Балык (20.02 – 20.03) Уңышлы атна. Гәрчә тормышыгыздан, тирәгездәге кешеләрдән бигүк канәгать булмасагыз да. Үз дигәнегездә нык торыгыз, әмма тупаслык күрсәтмәгез. Сезне ишетүләре мөһим. Шулай ук үзегез дә юл куярга әзер торыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: