Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

5 – 11 декабрьгә йолдызнамә |

Игезәкләрнең хыяллары тормышка аша, кызларның проблемалары хәл ителә

Кучкар (21.03 – 20.04) Күңелегезне һаман борчып торган бер проблеманы чишү юлын әйтеп сөендерерләр. Шәхси тормышыгызда нәрсәнедер дәлилләргә туры килер. Атна ахырында куанычлы хәбәр алырсыз.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эштә кыю планнарыгызны чынга ашыру өчен шәп мөмкинлекләр ачылыр. Нәрсәдер сез теләгәнчә бармый кебек тоелса, хафага төшмәгез: чынында алай түгел. Купшы, әмма бик уйлап әйтелгән сүзләрегез кемнәрнедер тәмам әсир итәр.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Азрак сөйләп, күбрәк тыңларга! Бу атнада нәкъ менә шулай кирәк. Шәхси тормышыгызда күңелле мизгелләр, көтелмәгән бүләкләр көтелә.

Кысла (22.06 – 22.07) Эчке бер каршылык эшегезгә комачауламагае. Хәер, бер яхшы кешенең әйбәт хәбәреннән соң аның эзе дә калмаячак. Гаиләгезгә уйламаганда-нитмәгәндә муллык ишелеп төшәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бер көйгә барган, кайвакыт туйдырып та җибәргән эш чоры. Әмма нәкъ менә хәзер көчле шәхес булуыгызны күрсәтә алачаксыз. Ә бу, әлбәттә инде, хезмәт хакы ишәюгә китерәчәк!

Кыз (24.08 – 22.09) Беркемнең дә фикеренә сукырларча ышанырга ярамый. Хәтта ул үзегез өчен хөрмәтле кеше булса да. Ни генә булмасын, бу атнада уңайлырак тормыш чорына күчәчәксез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күптән башлап ташланган эшләрегезнең очына чыгу мөмкинлеге килеп чыгачак. Ниһаять, күңелегезгә рәхәт бер тынычлык иңдерәчәк бу. Эш урынында күңел күтәренкелегенә китерердәй хәлләр булачак.

Реклама

Чаян (24.10 – 22.11) Вакыйгаларга бай һәм кызыклы чор. Эштә абруегызны ныгытачаксыз. Бик күпкә өлгереп, уңышка ирешәчәксез һәм шәп кенә керем дә алачаксыз!

Укчы (23.11 – 21.12) Хыялларга төренеп, вакытыгызны юк-бар белән уздырмаска тырышыгыз. Юкса хыялый хәйрүшкә әйләнеп кую куркынычы бар. Атна урталарында әйбәт кенә яңалыклар булачак.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Теләк-омтылышларны бераз йөгәнләргә туры килмәгәе. Көч һәм мөмкинлекләр иксез-чиксез түгел бит! Башлаганны тәмамлап, билгеле бер йомгак ясарга кирәк. Әйтергә кирәк, бик әйбәт булып чыгачак ул.

Сукояр (21.01 – 19.02) Дөрес фикер йөртүегез эштә бер хата ясаудан коткарып калыр. Хата дип, хезмәттәшегезне уңайсызрак хәлдә калдыру куркынычы ул… Яңа ел исе күңелегездә рәхәт тойгылар барлыкка китерер.

Балык (20.02 – 20.03) Үзегезгә кирәгеннән артык эш өймәгез: сәламәтлеккә зыян килмәсен. Атна ахырында җитәкчегез белән сөйләшү булыр. Кыскасы, ул сезне аңлар, ишетер һәм тиешенчә бәяләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев