Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

5-12 октябрьгә йолдызнамә

Кучкар (21 март – 20 апрель) Кучкар кыйммәтле идеяләр белән “сату” итәчәк! Аның фикерләрен кешегә ишеттереп, тизрәк алар белән уртаклашасы килә. Бу аңа, эшкәртелмәгән алмазны ялтырап торган бриллиантка әйләндерергә, үз идеясен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тирә-юньдәгеләр Үгезбозауның ачуын чыгарачак. Алар аны мөһим эшләреннән бүлдерә, эшләрен җирен җиткереп эшләми кебек тоелырга мөмкин. Ул аларны акылга утыртырга тырышып, күп вакыт һәм көч сарыф итәргә мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләргә исә аңа, бәйләнчек, дип борын җыерачак һәм бу дөрес тә. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Игезәкләр нинди дә булса яңа һәм кызыклы нәрсә белән очрашырга мөмкиннәр! Бәлки, бу  - кеше, ә бәлки, яңа тәэсирләр һәм хисләр тудыручы яңа белемнәр булыр. Хәер, Игезәкләр үзләре дә кул кушырып утырмаска, ә алга, үз язмышына каршы йөгерергә әзер. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кемдер Кысланың кәефен җибәрергә тырышырга мөмкин. Әмма Кысланы бу аз гына да борчымас. Ул үзен беркемгә дә аяк астына салып таптарга ирек бирмәячәк. Киресенчә аны үзе белән дуслашырга мәҗбүр итәчәк. Кысланың  бүгенге карары тирә-юньдәгеләргә парадоксаль булып тоелырга мөмкин. Чынлыкта Кысла вәзгыятьне берничә адым алга “күрәчәк”.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Арыслан теләсә кем белән теләсә нәрсә турында бәхәсләшергә әзер! Ул бөтен кешегә үз карашын һәм хаклыгын исбатларга әзер. Хәтта аның белән ризалашсалар да, Арыслан бәхәсләшер өчен сәбәп табачак. Берни эшләр хәл юк! Бу арада Арысланның кәефе шундый.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Нинди генә эшкә тотынмасын, Кыз эшкә җитди караячак, әйтерсең лә, аның тормышы шуңа бәйле! Сүз чыннан да мөһим проектлар турында барганда, бу начар түгел. Әмма вак-төяккә “ваклану” аның бар көчен алырга мөмкин. 

Реклама
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үлчәү тирә-юньдәгеләргә үзенең өстенлеген күрсәтергә сәләтле, хәтта моны үзе теләмәсә дә. Ул кулында ут “биетәчәк”, бөтен эшләре дә гөрләп барачак!  Аның уңышларына кемдер көнләшергә дә мөмкин – анысы инде аның проблемалары.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаян таныш булмаган әңгәмәдәштә дә тугандаш җанны таба ала! Ул үзенә кадерле кешеләр белән аралашырга тели. Хәер, Чаянга якыннары һәм дусларының даирәсендә кысан булачак - аның яңа танышлар булдырасы килә. Очраклы юлдаш белән сөйләшү Чаянны уйланырга мәҗбүр итәчәк.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчыларга ашыгырга ярамый! Йолдызлар  аны уйланылмаган, һәм мөмкин кадәр тизрәк эшләргә теләү белән бәйле хаталардан кисәтә. Хәтта ул үзенә тулысынча ышанган булса да, аңа тагын бер кат уйларга кирәк, ә иң яхшысы – планнарын беразга кичектерергә. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Йолдызлар Кәҗәмөгезгә үз-үзенә ышаныч, кыюлык һәм эчке тынычлык бирә, шуңа күрә ул теләсә кайсы мөһим эштә үзен күрсәтә алачак. Хәтта моңарчы Кәҗәмөгез белән килешмәүчеләр дә аның фикеренә колак салырга, ул дигәнчә эшләргә мәҗбүр булачак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сукоярларның энергиясе ташып тора, һәм бу - зур мөмкинлекләргә ачкыч! Ул элек мөмкин түгел дип санаган нәрсәләрнең барысы да аңа чүп кенә булып тоелачак. Максатка таба адым ясау, катлаулы мәсьәләне хәл итү яки тупиктан чыгу юлын табу - болар барысы да аның хәленнән килә. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Балык җан фәрманга дусларының, таныш-белешләренең бәйләнүеннән һәм аларның бертуктаусыз шалтыратуларыннан качарга тырышачак. Аның көннәрен тыныч кына  үз эшләре белән уздырасы килә, ә аңа исә, тынгылык бирмәячәкләр. Нәтиҗәдә, Балыкның күңелендә гаять зур киеренкелек барлыкка киләчәк һәм аңа  шартлау өчен бары бер очкын җитәчәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев