Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

7–13 ноябрьгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Бер мәсьәләдә үз хокукыгызны ныклап якларга туры килер. Борчыласы юк: барысы да сезнеңчә килеп чыгар. Шәхси тормышыгызга сәеррәк яңалыклар үтеп керер.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Атна башында мөмкинлекләрегезнең чамалырак булачагын истә тотыгыз. Юкса, булдырам, дип тотынган эшегез барып чыкмаска, кәефегез төшәргә мөмкин. Акчага бәйле шәп кенә хәбәрләр ишетерсез.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Дөньясы тынгысыз булган бер мәлдә күңелегезгә тынычлык иңдерердәй яңалыклар килеп ирешер. Атна уртасында рәхәт кешеләр белән аралашудан файда көтегез. Акчалы эш  тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Кысла (22.06 – 22.07) Һөнәри осталыкны үстерү планнары белән янып йөри башлаячаксыз. Сәбәбе бик саллы… Керем мәсьәләсендә яхшы хәбәр (баю дисәк тә була) көтегез. Күптәннән башлап ташланган бер эшне тиз генә башкарып, әйбәт кенә файдасын күрерсез.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бер эшегезнең нәтиҗәсе күңелегезне төшерер. Тырыштыгыз-тырыштыгыз да, бөтен әҗере-даны дигәндәй, башкаларга эләгер шикелле… Әмма моны сабак итеп кабул итегез. Озакламый рухи һәм хәтта матди канәгатьлек хисе алачаксыз!

Кыз (24.08 – 22.09) Атна башында алдыгызга яңа офыклар ачардай хәлнең килеп чыгасын көтегез. Дус-ишләрегез арасыннан берсе куанычы белән уртаклашып шалтыратыр һәм сәеррәк кенә серен дә ачып салыр. Бу күңелегездә ниндидер бер шиккә урын калдырыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күңел түрендәге хыялларыгыз чынга аша башлар. Күптәнге бер танышыгыз белән очрашып сөйләшү моңарчы сез белми йөргән кайбер әйберләргә төшенергә ярдәм итәр. Атнаның икенче яртысында җитәкчегезгә сәләтле кеше булуыгызны расларга туры килер.

Чаян (24.10 – 22.11) Бәйрәмнән соң ялкауланып киткән кебек булырсыз. Ләкин эшегездәге киеренкелек үзегезне бик тиз «форма»га кертер. Сөенеч: табыш артыннан кумасагыз да, ул үзегезне куып тотар!

Укчы (23.11 – 21.12) Авызыгызны белеп ачыгыз: һәрбер сүзегезне бизмәнгә салып үлчәүчеләр пәйда булырга мөмкин. Сәбәбе – уңышларыгыздан көнләшү. Атна уртасында телефон аша әйбәт хәбәрләр килеп ирешер.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштә күпләрдән бер башка өстенрәк торуыгызны раслардай мөмкинлек килеп чыгар. Ләкин борын чөерә күрмәгез: уңайсыз хәлдә калуыгыз һәм моның тормышыгызда тискәре чагылыш табуы бар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Үз фикерегезне яклап, кемнәр беләндер сүзгә керергә мөмкинсез. Ләкин куркасы юк: хаклы икәнлегегез инде бик тиздән күренәчәк. Керемегезне арттырачак мөмкинлекләр пәйда булыр.

Балык (20.02 – 20.03) Ниятләгәннәрне тормышка ашыру өчен искиткеч уңайлы чор. Тик менә гаиләдә фикерегез белән исәпләшергә теләмәү генә ачуыгызны чыгарыр. Барысы да ачыклангач, янә татулык урнашыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев