Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

7–13 февральгә йолдызнамә

Кучкар (21.03 – 20.04) Бер дустыгыз үзегезгә нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек тоелыр. Бу исә, ачуыгызны китереп, аның белән араларны өзү турында уйланырга мәҗбүр итәр. Атна ахыры эшегезгә бәйле бик кирәкле яңалыклар алып килер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Уңышны «койрыгыннан» тотып алуның бер кыенлыгы булмаячак. Эш сөючән, сүзегездә нык торасыз бит сез. Шәхси тормышта берникадәр күңел сүрелү булып алса да, яхшыга гына бу!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Атна башында көч-куәтегезнең чик-чамасы булмас. Иң мөһим эшләрегезне шул чорга планлаштырырга онытмагыз. Җомгага таба акча мәсьәләсе итәктән тарта башламагае. Сәбәбе – кирәкмәгәнгә чыгым тотуга ияләшеп бару бугай…

Кысла (22.06 – 22.07) Эш урынында җитәкчегез хезмәтегезне бик яхшылап күреп, аңлап алыр. Озак көттермичә генә, эш хакыгызны әйбәт кенә күтәреп куяр ул. Шулай итеп, көтмәгәндә акча мәсьәләсе дә хәл ителер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Эштә кайберәүләр астыртын гына сезнең хезмәттән файдаланмакчы була. Шуңа күрә сак булыгыз, артык сүз ычкындырмыйча, тыныч кына үз эшегезне белегез. Атна ахырында якыннарыгызның бик әйбәт бер яңалык белән сөендерүен көтегез.

Кыз (24.08 – 22.09) Зур эшләргә тотынмый, киләчәккә планнар кормый торыгыз: вакыты ул түгел. Артыгын кабаланмыйча, иркен сулап кую һәм ял итә-итә генә эшләү чоры бу. Ял көннәрендә сәерррәк, әмма тормыш итү өчен кирәкле бер мәсьәләдә хыялыгыз тормышка ашар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Кырыкмаса-кырык төрле мәшәкатьләрегез, ниһаять, узганда калыр, мәңге дә очына чыгып булмас кебек тоелган проблемаларыгыз хәл ителеп куяр. Нәтиҗәдә күңелегез күтәрелеп китәр һәм якын киләчәккә әйбәт кенә планнар корылыр.

Чаян (24.10 – 22.11) Бик катлаулы бер эш куштылармы? Ярдәм сорагыз әле, юкса бик авырга туры килмәгәе. Гаилә тоткасы булуны хәләлегезгә тапшырып торыгыз – әлегә шулай кирәк. Атна ахырында хезмәт урынында килеп туган бер вакыйга киләчәккә шәп кенә өметләр уятыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Ашык-пошык кына бернинди карарга килмәгез, тирәгездәгеләргә үзегезгә йогынты ясарга ирек бирмәгез. Бик төпле акыл белән эшләү сорала хәзер. Мондый эшнең нәтиҗәсе бик саллы булачак!

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Матди өлкәдә бернинди кыенлык булмаячак: акча чын мәгънәсендә ишелеп керәчәк. Әлбәттә инде, күктән яумый ул: тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе шулай бик юмарт бәяләнәчәк.

Сукояр (21.01 – 19.02) Катлаулырак чор. Аның каравы әҗерле булачак ул. Белеп торыгыз: дусларга түгел, ә гаиләгә таяну чоры. Кайбер планнарыгыз барып чыкмаячак. Әмма тиздән моның файдага гына булуын аңларсыз.

Балык  (20.02 – 20.03)  «Һәр ялтыраган алтын түгел». Бу атнада шушы гыйбарәне истә тотыгыз. Яңа танышларыгызга ышанмагыз. Атна уртасында гаилә муллыгын арттыруга бәйле әйбәт хәбәрләр ишетерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев