Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

АК КАРЛЫГАННАН ВАРЕНЬЕ

Бакчамда бер ак карлыган куагы үсә. Ел саен күпләп җимеш бирә. 8 банка компот япканнан соң бераз карлыган калды бит әй. Мин үзем бер җимешне дә исраф итә торган кеше түгел, туңдыруга бармый бу җиләк... Интернет челтәрен чокый торгач, ак карлыган белән әфлисун кайнатмасы рецепты очрады.

                          РЕЦЕПТТА 1 кг ак карлыган, 1 кг шикәр, 1 зур яисә 2 уртача зурлыктагы әфлисун кирәк булачак диелгән. Минем карлыганым 600 грамм иде. Шикәрен дә шул күләмдә алдым.
1.Карлыганны яхшылап чистартабыз, юабыз. 2.Шикәргә бутап, 3 сәгать тотабыз. 3.Аннары шушы шикәрле (ул бераз эреп китә) массаны блендер аша чыгарабыз.
4. Килеп чыккан пюрены утка куеп, кайнап чыкканнан соң 15 минут акрын утта тотабыз.
5.Әфлисунны чистартып, ак тышчасыннан тулысынча аерып, вак кына турыйбыз. 6.Уттагы кайнатмага салып, кайнап чыкканнан соң тагы 20 минут кайнатып алабыз.


                          Блендердан чыгаргач булачак варенье бик сыек толеган иде. Нәтиҗәдә куе гына килеп чыга. Әчкелтем кайнатма. Ясап карагыз, бик тәмле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Могҗизалы табын