Актаныш

Актаныш районында киләсе тәүлектә томан төшүе көтелә, юлларда- көчле бозлавык

9 декабрьдә Актанышта һава температурасы +1 градус булачак.

Актаныш районында 9 декабрьдә болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Урыны белән бераз кар, юеш кар явачак. Урыны белән томан төшүе көтелә.

Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр җитүе бар.

Температура төнлә -1- -3 градус , ә тәүлекнең көндезге вакытында  термометр баганасы +1- -2 градусны күрсәтәчәк дип фаразлый синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: