Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

АКТАНЫШТА САБАН ТУЕ: Түбәтәй-калфак киеп, ял итик җырлап-биеп!

Түбәтәй-калфагым юк дип борчылырга кирәк түгел – Сабантуй көнне алар сатуда һичшиксез булачак!

Мәгълүм булганча, Актаныш районында Сабан туе бәйрәме быел 16-17 июнь көннәрендә узачак. 16сы көнне татар халкының милли бәйрәме авыл җирлекләрендә үтсә, 17 июнь көнне хезмәт туе район үзәгендә гөрләячәк.

Актанышта үтәчәк Сабан туе быел үзенчәлекләргә, сюрпризларга бай булыр дип көтелә. Ераклардан кайткан татар җанлы милләттәшләребез, авылдашларыбыз гасырлар дәвамына сузылган бу милли бәйрәмебезнең үз йөзен, үз рухи  җәүһәрен һичшиксез  Актанышта  күрергә тиеш. 

Шушы максаттан оештыручылар хезмәт бәйрәмен быел аеруча милли рухта үткәрүгә йөз тота. Сабантуйга килгән һәркем түбәтәй-калфак киеп, бәйрәмнең милли рухта үтүенә үз өлешен кертә ала. Түбәтәй-калфагым юк дип борчылырга кирәк түгел – Сабантуй көнне алар сатуда һичшиксез булачак! 

Бергәләп әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне яңадан кайтарыйк әле, милләттәшләр!  “Татар”  дигән горур исемебезне милли бәйрәмебездә чагылдырыйк, мөхтәрәм райондашлар, райныбыз кунаклары! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев