Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Алмагач һәм груша утыртыртырга өйрәнәбез

– Бакчама алмагач һәм груша утыртырга йөрим. Дөрес итеп утырту серләрен аңлатып үтсәгез иде.

Алмагач һәм груша утыртыртырга өйрәнәбез
Көз җитү белән бакчачыларның мәшәкате кимеми. Көн туды исә, сораулар да туып кына тора. Укучыларыбызны борчыган сорауларга бакчачы Эльмира Исхакова белән җавап эзләдек.

– Алмагач, груша кебек орлык төшле җимеш агачларын утырту өчен чокырның зурлыгы 80х60 см тирәсе булырга тиеш. Ә менә абрикос, чия, кара чия һәм сөяк төшле башка җимеш агачларын 60х40 см чамасы үлчәмдәге чокыр казып утыртырга кирәк. Казыганда, туфракның өске һәм аскы катламнарын бер күчкә түгел, ә аерым-аерым салыгыз. Ник дигәндә, утыртканда, өске катламны аска салырга кирәк булачак. Аскы катлам өскә кала. Чокыр төбенә салынырга тиешле өске катлам туфракны черемә һәм көл белән катнаштырырга кирәк. Орлык төшле агачларга – 3 чиләк черемә һәм 1 кг көл, сөяк төшлеләренә 2 чиләк черемә һәм 0,5 кг көл кирәк булачак. Черемә һәм көл таба алмыйсыз икән, орлык төшле агачлар туфрагын – 1 кг суперфосфат яки 0,5 кг двойной суперфосфат һәм 130 г күкертле калий белән, ә сөяк төшлеләренекен 800 г суперфосфат яки 350 г двойной суперфосфат һәм 90 г күкертле калий белән катнаштырыгыз. Ашламалы туфракны аска салыгыз. Су сибегез. Өстенә ашламасыз туфрак салыгыз да агачны урнаштырыгыз. Тамырлары ашламалы туфракка тиеп тормасын, юкса  алар «яначак». Аннан килеп, тамыр муенсасын (тамырларның башланган өлеше)  дөрес калдырырга кирәк. Чия, кара чиянеке – туфрак белән 1–2 см тирәсе күмелергә, алма, груша, слива, абрикос, алычаныкы җир белән тигез калдырылырга тиеш. Бу агачларның тамырлары балчыгын кул белән бераз сыпырып караганда да күренсен. Ләкин аны прививка (анысы өстәрәк калдырыла) белән бутарга ярамый. Тамыр муенсасы дөрес калдырылмаган очракта, агач начар яңара. Көздән утыртканда, азотлы ашлама кулланырга ярамавын да онытмагыз.

Кышын өшемәсен өчен, төбенә 20 см биеклектә черемә яки салам салып калдырырга кирәк. Яшь агачларны рәттән ике ел төрегез. Кар яуган саен, төбенә кар өегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев