Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Ана капиталы 2024 елда ничә сумга артачак?

Ана капиталы ел саен инфляция күләмендә күтәрелә. Мәсәлән, 2024 елда ул беренче балага 631 мең сумга кадәр артачак. 2026 елга, якынча исәпләүләр буенча, ул бер миллион сумнан артып китәргә мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сөйләде.

 

Ана капиталы, Русия законнарына ярашлы, ел саен реаль дәрәҗәдәге  инфляция   процентына арта килә. Ягъни, бу фатирларга бәяләр арту проценты гына түгел, бу Росстат мәгълүматлары буенча товарларга, хезмәтләргә хакларның артуы. Мисал өчен, 2024 елның 1 февраленнән беренче балага  ана капиталы 631 мең сумнан артып китсә, икенче балага аның күләме  834 мең сумнан артыграк булачак”, – дип сөйләде сәясәтче.

Моннан тыш, 2026 елда, фаразлардан чыгып, Бессараб сүзләре буенча, беренче балага ана капиталы   1 миллион сумнан артып китәргә мөмкин.

“Күп балалы гаиләләрнең 450 мең сум күләмдә ипотека кредитларын каплау мөмкинлеге барлыгын да искә төшереп үтәсем килә. Бәлки, әлеге түләүне арттыру  әһәмиятле булыр иде, әмма бу хакта  әлегә сүз бармый”, – дип өстәде депутат.

 

Чыганак: lenta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев