Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Аналар догасы

"Аллаһы Тәгалә өч кешенең: ана кешенең баласына кылган, рәнҗегән кешенең һәм мосафирның догасын һичшиксез кабул итәр", - диелә китапта. Балага ничек дога кылырга? Аллаһы Тәгаләдән ничек сорарга?

                        Җәлил хәзрәт Фазлыевның һәр китабы иманны ныгыта, күңелне сафландыра, дини гыйлемгә яңа офыклар ача. “Әниләр догасы” һәр ана кешегә дога кылуда ярдәмче булырлык. Аны тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә файдаланырга була.

Әниләр догасы

                        Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһир-рахмәннир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи Раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгиин.

                        Бөтен мактау һәм сәналәребез бары тик бер Аллаһыга! Аны гына данлыйм! Аллаһыдан гына ярдәм сорыйм. Гамәлләремнең һәм нәфесемнең начарлыгыннан Аллаһыга сыенам! Бары тик бер Аллаһыга тәвәкәллим. Аллаһыдан башка Илаһ юк һәм Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм – Аның колы һәм илчесе икәнлегенә шаһитлык итәм. Аңа, аның нәселенә, сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламнәре булсын!

                        Йә, Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Балаларыма яхшы тәрбия һәм яратуны мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуымны насыйп ит! Калебемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Балаларымны изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек колларың итеп тәрбияләргә һәм күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, балаларымнан һәм миннән риза бул!

                        Йә, Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, чөнки бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Балаларыма карата булган яратуым, шәфкатем, игътибарым белән, аларда да миңа карата ярату һәм ихтирам хисләрен уят. Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.

                        Бала үстерүнең һәр чорында миңа сабырлык бир. Миңа балаларымны итагатьсезлектән һәм һәр төрле гөнаһлардан сакларга, туктатып калырга өйрәт. Балаларымдагы күңел, рух, гәүдә гармониясен. Тигезлеген тәэмин итү өчен, сәламәт акыл бир.

                        Йә, Раббым! Рәхмәтең белән балаларыма Исламга юл ач. Ныклы, камил иман, һидаять, тәүфыйк бир. Аларга Коръән укуны, сөннәтне, хәерле гамәлләр кылуны өйрәтүче, яхшы сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итүче остазларны бир, чөнки Гомәр бине Әл-Хәттаб радыяллаһу ганһе әйтүенчә: “Шәригать белән тәрбияләнмәгәнне Аллаһы тәрбияләмәс”. Йә, Раббым, газиз балаларыбызны тәрбияләргә безгә ярдәм ит. Синең нурың, Синең кушканнарың белән тәрбияләргә көч бир.

                        Йә, Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, чиста нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир. Йә, Раббым! Рәхмәтең белән Кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп тот. Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.

                        Йә, Мәрхәмәтлеләрнең Мәрхәмәтлесе! Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Әәмин!

                        Йә, Раббым! Һәрнәрсәне бар Итүче! Рәхмәтең белән миңа әни булуны насыйп иттең, балалар бүләк иттең, алар – Синең миңа биргән әманәтләрең. Син аларга тормыш, мәңгелек җан бирдең, язмышларын билгеләдең, алар Сиңа әйләнеп кайтачаклар.

                        Йә, Раббым! Бөтен барлыкларның Солтаны, идарә Итүчесе! Тормышларының ахырына кадәр балаларымны әманәттә имин кыл. Йә, Раббым! Сиңа тапшырылам! Синең рәхмәтең белән бөтен балалар мөселман булып туа. Соңыннан ата-аналары балаларын яһүди, насара, мәҗүси итә. Рәхмәтең белән балаларымны бәхетле мөселман җәмәгатенә керт. Алар Аллаһыдан башка иләһ булмаганлыгына һәм Мөхәммәд салләлаһу гәләйһи вә сәлләм Аллаһының пәйгамбәре булганлыгына ышанып, “Ләә иләәһә иләллаһ Мүхәммәдүр-расүлүллаһ”, дип шаһитлык китерсеннәр һәм гомерләре буе мөэмин булсыннар. Аларга Үзеңнең хакыйкатеңне ач, кушканнарыңны һәм тыйганнарыңны белгерт. Балаларымда Синең гүзәл һәм бөек исемнәрең чагылсын!

                        Йә, Раббым! Син һәр барлыкка ризык Бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туклануны, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән харамны аеруны насыйп ит. Йә, Раббым! Син – иң яхшы Тәрбияләүче! Рәхмәтең белән балаларымны Исламда тәрбияләп, Сиңа шөкер итүче һәм кешелеккә файдалы булучылардан ит. Миңа аларны дөрес итеп тәрбияләү юлларын, ысулларын күрсәт, сабырлык һәм көч бир. Миңа балаларымның күңелләрендә хикмәт урнаштырырга өйрәт. Алар Синең каһәреңне, ачуыңны китерә торган һәрнәрсәдән курыксыннар. Күңелләрен Үзеңнең, Пәйгамбәребез салләлаһу гәләйһи вә сәлләмнең Коръән нуры белән нурландыр. Балаларыма Сине яратуны, Сиңа тапшырылуны, Синең сүзең булган Коръәнгә буйсынуны бир. Алар да Синең сөеклең – Мөхәммәд салләлаһу гәләйһи вә сәлләмне сөйсеннәр, аның мирасын – Коръән белән Сөннәтне кабул итсеннәр, аңа иярсеннәр һәм кыямәт көнендә аның Ливахуль Хәмд байрагы астында җыелсыннар.

                        Йә, Раббым! Йә, Сөюче! Йөрәгемне хикмәт белән ярату өчен ач, балаларымны Синең өчен, Синең бүләкләрең, әманәтләрең буларак яратуны бир. Чын яратуга лаеклы бары тик Син генә. Алар Син теләгәнне, Син риза булганны гына яратсыннар. Раббым, әниләрдә генә була торган шәфкать белән, Синнән балаларымны гафу итүеңне сорыйм.

                        Йә, Раббым! Син – һәрнәрсәне Ишетүче һәм һәрнәрсәне Белүче! Балаларыма Синең кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәү генә чын яшәү булганын һәм хәләл кәсеп кенә дөньяда да, Ахирәттә дә мәңгелек бәхет биргәнен аңлату өчен, миңа гыйлем бир. Аларга Синең хикмәтеңне аңлауны ач, гомерләренең соңгы көннәренә кадәр Синең хозурыңны тоеп яшәсеннәр.  Аларның йөрәкләренә, күңелләренә гаделсезлеккә карата нәфрәт, мохтаҗларга мәрхәмәт урнаштыр, Сыйратүль-Мүстәкыймдә истикамәт, ярдәм бир. Алар гел хәерле һәрнәрсәнең Синдә икәнен, бары тик Син генә хөкем Итүче булганыңны, Синдә генә абсолют гаделлек булганын белеп яшәсеннәр!

                        Йә, Раббым! Балаларымны тыйнак, әти-әниләрен тыңлаучан. Сиңа буйсынганнардан кыл. Аларның гыйффәтләрен сакла, Исламга зыян китерә торган хәлләрдән ерак кыл, дин кушканча яшәп, Исламны ныгытучылар булсыннар!

                        Йә, Раббым! Син - Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Коръәнне аларга җитәкче кыл. Булган хәлләрдә, вакыйгаларның хакыйкатен аңлап, кешелеккә файдалы гыйлемнәр белән мәгърифәт алырга насыйп ит. Коръәнне алар өчен рухларын сөендерүче, күңел төшенкелегәннән кайгылардан котылу чарасы ит.

                        Йә, Раббым! Син – хикмәт белән эш Итүче! Хикмәтең белән балаларымны Синнән курыкмаганнар белән дус булудан, начарлык һәм явызлык таратучылар белән бергә булудан имин кыл! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләшүләрдән, начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла. Динсезләрнең уңышка ирешүенә, рәхәт тормышларына, яшәү рәвешләренә кызыгудан сакла. Аларга тугры юл бир. Ахыргы көннәренә кадәр әманәттә имин булырга насыйп ит.

                        Йә, Раббым! Син – Саклаучы, Хафиз! Мине әни булу дәрәҗәсеннән төшерә торган һәр начар хәрәкәтләрдән сакла. Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Аларны кирелектән, җиңел карашлы булудан, буш хыяллардан, нәфеснең һәвәслекләренә буйсынудан, гафил булып, Сине һәм шәригатеңне онытудан сакла. Акылларын нәфесләренә буйсынудан, яшьлек сәламәтлеге белән гафиллеккә төшүдән сакла. Гөнаһлар аларның рухи һәм гәүдә көчен какшатмасын. Балаларымны әманәттә имин кыл.

                        Йә, Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү өчен кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт. Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл. Йә, Раббым! Син – Юмарт һәм байлык Иясе! Балаларымны матди һәм мәгънәви нигъмәтләргә ия кыл. Бер Үзеңә генә мохтаҗ булып яшәүне насыйп ит. Син биргән дәүләт һәм нигъмәтләрне Синең юлыңда, Син риза булган урыннарга сарыф итүләрен әйлә.

                        Йә, Раббым! Син – гафу Итүче!  Үзеңнең Рәхмәтең белән балаларымның тормышларына кулайлык бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү өчен кирәк булган һәрнәрсәне бир. Белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын гафу әйлә, аларга мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт. Йә, Мәрхәмәтлеләрнең дә Мәрхәмәтлесе, балаларымны гафу ит. Догаларын кабул ит, һәр изге теләкләренә ирештер. Кайгылы сынау көннәрендә Сиңа тәвәккәл итүне һәм Сиңа тапшырылу белән: “Хәсбүнәллааһү вә нигъмәл Вәкиил” (“Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһы җитәдер, ул ни хуш Вәкилдер”), - дип әйтүне насыйп ит. Аллаһым, Син сабыр итүчеләрне яратасың, безгә сабыр көче бир. Аллаһым, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр әманәттә имин кыл.

                        Йә, Раббым! Рахмән һәм Рәхим булган Аллаһым! Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп әйлә. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын бир. Йә, Раббым! Син – бар Итүче һәм барлыкларыңны Саклаучы! Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, башка авыр хасталардан имин кыл. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла.

                        Йә, Раббым! Син Мәрхәмәтле! Балаларымны әманәттә имин кыл. Аларга камил иман, һидаять, тәүфыйк насыйп әйлә. Күркәм холык биреп, изге колларың арасына керт. Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез салләллааһу гәләйһи вә сәлләм шәфәгатендә булуларын насыйп әйлә. Аларны ике дөнья бәхетенә ирештер.  Мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.

                        Йә, Раббым! Син Мәрхәмәтле! Миңа сынау итеп бирелгән бу балаларны Кыямәт көнендә шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит. Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Әәмин!

                        Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Тигез гомер итегез” китабыннан.

         Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев