Атнага ничә сәгатьтән артык эшләргә ярамый?
Тикшеренүчеләр фикеренчә, артык озакка сузылган эш көне организмда хроник стресс китереп чыгара, ә бу үз чиратында гормональ тайпылышларга китереп җиткерергә мөмкин.
Канада галимнәре атнага 45 сәгатьтән артык эшләүче хатын-кызларда диабет авыруы килеп чыгу куркынычы 60 процентка артканлыгын ачыклаган. Бу хакта Science Daily исемле фәнни басмага сылтама белән «Дни.ру» хәбәр итә.
12 ел буена тикшеренүчеләр 35-74 яшьләр аралыгындагы җиде меңнән артык ир-ат һәм хатын-кызның сәламәтлек күрсәткечләрен күзәткән. Алар фикеренчә, артык озак эш урынында булу һәм шуның өстенә өйдәге эшләр дә кушылу хатын-кыз организмында хроник стресс китереп чыгара. Шуның нәтиҗәсендә гормональ тайпылышлар, шулай ук диабет белән авыру куркынычы арта.
Шулай итеп, галимнәр ир-атларга атнага — 47, ә хатын-кызларга 34 сәгатьтән артык эшләргә ярамый дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Фото: https://pixabay.com | Free-Photos
чыганак: http://sarman-rt.ru/news/khbrlr/atnaga-nich-sgattn-artyk-eshlrg-yaramyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев