Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Авыл җирлегендә 30 ел эшләгәннәргә «Авыл» түләүләре шәһәргә күчсә дә бирелә

Яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү – моны эшләми торган пенсионерларга бирәләр. Әгәр керем төбәктә яшәү минимумыннан кимрәк булса, аңа шушы суммага кадәр өстәмә түләү каралган.

Бу турыда «Челнинские известия» Социаль фондка сылтама белән хәбәр итте.

Ветераннарга, инвалидларга, радиациядән зыян күрүчеләргә, бала чакта фашистлар тоткыны булган кешеләргә, Россия Геройларына ай саен өстәмә акча бирелә, ул автомат рәвештә билгеләнә. Моннан тыш социаль хезмәтләр җыелмасы (дарулар, шифаханәдә дәвалану һ.б.) каралган. Пенсионер аннан баш тартып, акча ала ала.

Тәрбиядәге кеше өчен пенсиягә өстәмә – хезмәткә яраксыз кешеләрне тәэмин итеп торган пенсионерларга кагыла. Мәсәлән, тәрбиядә балигъ булмаган яшьтәге баласы, очник-студенты, инвалиды булса.

«Авыл» түләүләрен авыл җирлегендә 30 ел эшләгән һәм хәзер эшләмәүче пенсионерга бирәләр. Бу кеше авылдан күчеп китсә дә, өстәмә түләү була.

80 яшь тулгач, пенсионерның түләвен арттыралар. Ул туган көннән соң автомат рәвештә билгеләнә һәм киләсе айдан түләнә.

«Төньяк» стажы өчен өстәмә түләү Ерак Төньякта кимендә 15 ел, шуңа тиңләштерелгән җирләрдә кимендә 20 ел эшләгән кешеләргә бирелә. Алар бу түләүне хәзер кайда яшәүгә бәйсез рәвештә ала. Моның өчен гомуми стаж хатын-кызларның кимендә 20 ел, ир-атларның кимендә 25 ел булырга тиеш.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев