Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бала туганнан соң даруларга бирелә торган акчаны ничек алырга?

Дару сатып алу өчен түләүне ел башыннан 20,4 мең кеше алган Әлеге акча 3 яшькә кадәрге сабыйларга каралган.

 

Татарстанда 2022 елда коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында 2020 елдан өстәмә кертелгән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Демография» илкүләм проектына багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Наталья Бутаева белдергәнчә, әлеге ярдәм дару сатып алу өчен түләү, яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә бүләк комплектлары, балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияне үз эченә ала.
Дару сатып алу өчен түләүне ел башыннан 20,4 мең кеше алган. Аның күләме –10 мең сум. Бу акча җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан ( ә ул 1 июньнән 11 мең 832 сумны тәшкил итә) түбәнрәк булган гаиләләрдә яшәүче 3 яшькә кадәр балаларга каралган.

Яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә ел башыннан 2,2 мең комплект бирелгән. Аны уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган яңа туган балалары булган гаиләләр ала.
Наталья Бутаева балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация турында да аңлатып үтте.

– 2022 елда бу түләү уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы гаиләләргә каралган. 2022 елда 5,5 мең кешегә түләнгән. 2022 елда гаилә кереме яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләр балалар бакчасына түләү өчен тулысынча компенсациясе алырга мөмкин, – диде ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев