Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

«Балам өчен салым кайтара аламмы?»

Быел кызым еш авырды. Аны гел түләүле клиникаларга йөртергә туры килде. Бер табиб дәваланган өчен акчагызны кире кайтара аласыз дигән иде. Шуның тәртибен аңлатсагыз иде.

            Дәүләт сәламәтлекне яхшырту өчен тотылган акчаның 13 процентын кире кайтару мөмкинлеге бирә. Сез дәваланган медицина учреждениеләре салым инспекциясе өчен номер һәм штамп сугылган билгеле бер үрнәктәге белешмә бирә. Анда 13 процентын кайтарып була торган медицина хезмәтләре генә күрсәтелә. Шуның буенча сез үзегез яшәгән районның салым инспекциясе бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. 18 яшькәчә бала өчен әти-әнисе салым чигерүен кайтара ала. Моның өчен кулыгызда баланың туу турындагы һәм һәм ир белән хатынның язылышу турындагы таныклыгы булсын. Болары баланың сезнеке икәнне раслар өчен кирәк. Шулай ук салым инспекциясенә барганда медицина учреждениесе белән килешү, дәваланган өчен түләү квитанциясе, медицина учреждениесенең лицензиясе, эш урыныннан 2-НДФЛ белешмәсе, паспорт, банкта ачылган исәп-хисап счеты номеры, шул банкның реквизитлары, 3-НДФЛ буенча салым декларациясе алып барыгыз. Шунысын да онытмагыз: дәвалану төренә карап, сездән өстәмә документлар да сорарга мөмкиннәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X