Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Балчыклы кулларны ничек чистартырга?

Түтәлдә казынганда куллар да җир төсенә керә. Ә иртән - эшкә. Яисә кичен кунакка барасы. Нишләргә?

"Перчатка кияргә!" - дияр күпләр. Баксаң, аны кимәсәң дә кулларны тиз генә чистартып була икән.

Лимон тырнакларны чистарта. Аны урталай бүләргә һәм кул, аяк тырнакларына ышкырга. Лимонда лимон кислотасы бар, ул тырнак пластинкасын агарта, ныгыта. Шулай ук кузгалак кулларны яхшы агарта. Кузгалак яфрагын кулга ышкыгыз һәм, юып, крем сөртегез.

400 мл суга 100 мл 3 %лы водород перекисе (даруханәләрдә сатыла), 1 аш кашыгы нашатырь спирты һәм аз гына сыек сабын кушарга. Кулларны әлеге катнашмага тыгып, 10 минут торырга була. Аннары сабынлап юарга һәм теләсә нинди тукландыргыч крем сөртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев