Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

БАШКОРТ ДУСЛАР КИҢӘШ БИРӘ: Каен себеркесен суыткычта сакласагыз, оттырмассыз!

Башкортстанның Балтач районында себеркене саклауның башка төрен уйлап тапканнар.

Июльдә күпләр кышкылыкка каен себеркесе хәзерләү белән мәшгуль.

Чабыну массаж функциясен үтәп кенә калмый, кышын салкын тию авыруларыннан котылу өчен дә нәтиҗәле чара.

Гадәттә, каен себеркеләрен кояш төшмәгән урынга элеп киптерәләр. Ә Башкортстанның Балтач районында себеркене саклауның башка төрен уйлап тапканнар… Кышын суыткычта сакланган себерке җәйгесеннән һич тә аерылмый. Әзер себеркеләр суыткыч камерада күп урын алмасын өчен аларны азык-төлек саклау өчен кулланылучы пленкага төрәләр.

Реклама

— Кышын себеркене кулланганда бер кагыйдәне онытмаска кирәк. Туң себерке өстенә гадәттәгечә кайнар су сипсәң, аның яфраклары бөтерелә. Шуңа да, себеркене камерадан алгач, 15 минут салкын суда тотып эретергә кирәк. 
Аннары инде себеркене парламый да кулланырга була, чөнки ул нәкъ җәйге кебек йомшак, хуш исле булачак, — ди балтачлылар.
 

чыганак: http://maydan.tatar/suytkychta-kaen-seberkese/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев