БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ:26 июльгә һава торышы!
Көндез максималь температура +25, +29º градус тәшкил итә.
26 июль көнне аязучан болытлы һава. Төөнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр , яшен булырга мөмкин. Җил көнчыгыш, төньяк көнчыгыштан, тизлеге 4-9 м/с, көчәйгән вакытта 15-20 м/с. Төнлә минималь температура , +14,+17º градус. Көндез максималь температура +25, +29º градус тәшкил итә.
Июль аена халык сынамышлары:
– Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
– Әгәр июльдә билчән күп икән – суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
– Кич һава җылынып китсә, яңгыр галәмәте.
– Июльнең берендә кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, һава торышы яхшы булачак.
– Җәй уртасы – Питраудан соң үсемлекләр үсүдән туктый. «Питрау җитте – җәй үтте» дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
– Егерме бишендә кырау булса, кыш суык килә.
– Июльнең соңгы көнендә көн эссе булса, декабрь суык килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев