Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

БЕЗ БЕЛЕШТЕК: Актанышлылар су коену сезонын ачканмы? (СОРАШТЫРУГА НӘТИҖӘ ЯСАП)

Актаныш районында яшәүчеләр су коену сезонын ачканмы соң әле? Шушы сорауга җавап табу максатыннан без “Актаныш-информ” төркемендә сораштыру үткәрдек.

Җәй җитү белән елга-күл буйларында да җанлылык башлана. Көннәр җылыткач, кемнең  вакыты бар, шул су буена  -кызуын басарга ашыга.


Актаныш районында яшәүчеләр су коену сезонын ачканмы соң әле? Шушы сорауга җавап табу максатыннан без “Актаныш-информ” төркемендә сораштыру үткәрдек. 


Сораштыруда барлыгы 301 кеше катнашып, су коену сезонына үз фикерен белдерде – аларга рәхмәтләребезне юллыйбыз! 


Җавап бирүчеләрнең нибары 22се генә, ягъни 7,31% катнашучы, быелгы коену сезонын ачкан булып чыкты. Суның әле юньләп җылынмавын да исәпкә алсаң, бу категория кешеләрне батыр дип тә атарга мөмкин булыр иде. 


108 кеше исә сезонны ачарга иртәрәк икәнен белдергән. Андыйлар гомуми тавыш бирүчеләрнең 35,88 %ын тәшкил итә. 

Реклама


117 райондашыбыз Актанышта махсуслаштырылган су коену урыны булмауны азсызыклаган. Сүз уңаеннан, сораштыруда әлеге вариант иң күп тавышны да җыйган – 38,87 %. 


Ә менә 54 катнашучы үзләренең елга-күлләрдә, гомумән, коенмавын белдергән. Мөгаен, болар кесә яклары калын райондашларыбыздыр –  андыйлар елга-күлләрне диңгез ярына алыштыруны хуп күрүчән була ич.


Ничек кенә булмасын, җәйге халыкны су керүдән тыю мөмкин эш түгел. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү урынлы булыр. 


СУ КОЕНГАНДА ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ: 

  •  таныш булмаган урында, күперләр һәм плотиналар астында коену тыела;
  • суның тирәнлеген белмәгән килеш биек урыннан суга сикерү тыела;
  • чикләүче тамгалардан эчкәрәк йөзеп кермәскә;
  • йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килмәскә;
  • причал, катер, лодкалардан суга сикермәскә;
  • су коенганда шаярмаска, уйнамаска, бер-береңне кул-аякларыңнан тотмаска;
  • су астында озак вакытка калмаска;
  • ач карынга коенмаска;
  • ялганлап ярдәм сорап кычкырмаска;
  • үзең белән эт һәм башка хайваннар алып килмәскә;
  • cуга кергәнче берничә җиңел күнегү ясап алырга онытмагыз;
  • суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, акрынлап керегез;
  • артык тирән булмаган сулыкка, никадәр тирән икәнлеге билгеле булмаган сулыкка һәм якын тирәдә башка йөзеп йөрүчеләр күп булганда суга сикермәгез (бигрәк тә баш белән);
  • суда 30 минуттан да озаккарак калмагыз,температура тирән булганда – 5-6 минут та җитә;
  • табигый сулыкта коенганда билгеләнгән чикләрне узып йөзеп кермәскә, моторлы көймәләр һәм башка йөзүче чараларга якын йөзеп килмәскә;
  • артык җылынудан саклану өчен комлыкта баш киеменнән ял итәргә;
  • йөзә белмәүчеләргә тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә ярый.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X