Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бүгенге көндә боз кичүе ничек эшли?

Быел кар калын, шунлыктан боз катламы юка.

Көннәр җылыткан саен язгы кояш нурлары карны һәм бозны ныграк ашый. Агыйдел елгасы аша Татарстан  белән Башкортстанны тоташтыручы боз кичүе кайчан ябылыр икән, дигән сорау күпләрне борчый торгандыр. Бүгенге көндә бозның калынлыгы ни дәрәҗәдә? Шушы сорауга ачыклык кертергә теләп, иҗат төркеме боз кичүе җитәкчесе Наил Кыямов һәм Башкортстан республикасы МЧС хезмәткәрләре белән бергәләп, бозның калынлыгын тикшерде. 

Бүген ул 1 метр да 20 сантиметрны тәшкил итә. Бозның нинди авырлыктагы техниканы күтәрә алуын һава торышына карап билгелиләр. 

-Яз көне техника авырлыгын билгеләүдә коэффицие́нт кулланабыз. Бүген ул 0.7 булырга тиеш. Чөнки яз көне карның структурасы бозыла. Һава температурасы минус булганда ул бер төрле, плюс булганда икенче булып,  йөк күтәрүчәнлеге үзгәрә, - ди МЧС хезмәткәре Рафис Сөләйманов.  

-Бозның авырлык күтәрүен запас белән куябыз. Әйтик, бүгенге боз 20-30 тонна күтәрә ала икән, без аннан  10-13 тонна авырлыктагы техниканы гына үткәрәбез. Бу, кешеләрнең куркынычсызлыгы өчен шулай эшләнә, - ди боз кичүе җитәкчесе Наил Кыямов.  

Алар балыкчыларны да язгы бозга кермәскә чакыра. Быел кар калын, шунлыктан боз катламы юка, диләр. Тиздән боз китәр вакыт та җитә. Көннәр шушылай җылы торса, атна-ун көннән боз кичүен ябабыз, диделәр. Берәү дә үз гомерен куркыныч астына куймасын иде. Язгы бозның алдавыч икәнен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев