Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бу атнага йолдызнамә: үлчәүләрне яхшы яңалыклар көтә, укчыга сабыр булырга кирәк

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада бетеренеп эшләмәгез. Әкрен генә селкенеп йөрүдән дә яхшысы юк. Сәбәбен дә беләчәксез һәм шуңа бик сөенәчәксез. Тик бераз соңрак…

 

Киләсе атнага йолдызнамә | Игезәкләрнең хыяллары тормышка аша, кызларның проблемалары хәл ителә

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Документлар белән эшләгәндә, җыйнак, төгәл һәм сак булыгыз: хата китүе бар. Тегеннән-моннан акча эшләү тәкъдимнәре ява башлар. Матур гына планнар коруга сәбәп чыгар.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Хәлегезне җиңеләйтердәй ниндидер бер мөһим эшкә нокта куярсыз. Гомумән, тормышыгызның барлык өлкәләрендә уңышлар көтегез. Кыскасы, шатлык-сөенечләр белән тулы чор.

Кысла (22.06 – 22.07) Белемегез, чын осталыгыгызны күрсәтү җае чыгар. Бу кемнәргәдер ошап та бетмәс. Төрткеле сүзләргә, кимсетүле карашларга исегез китмәсен – көнчелек галәмәте генә бу.

Арыслан (23.07 – 23.08) Акчалы эш эзләү өчен әйбәт чор. Һич көтелмәгән җирдән искиткеч мөмкинлекләр чыгар. Каушап-куркып кына калмаска!

Кыз (24.08 – 22.09) Кыенлыкларны ерып чыктыгызмы?! Инде хәзер тынычланып калсагыз да була. Матди хәлегезнең яхшы гына түгел, ә бик нык яхшыруына өмет-ышаныч туар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бер мәсьәләне кичекмәстән хәл кылып куярга кирәк булыр. Үзегез өчен файдалы нәтиҗә чыгаруга китерер бу. Атна урталарында әйбәт яңалыклар ишетергә насыйп булыр.

Чаян (24.10 – 22.11) Кулларыннан гөлләр тама, дигәнне ишеткәнегез бармы? Бу атнада сезнең эшләрегезгә карап сокланучылар нәкъ менә шул сүзләрне әйтер. Шәхси тормышыгызда да уңай үзгәрешләр башланыр.

Укчы (23.11 – 21.12) Баштарак теләкләр мөмкинлекләрегезгә туры килеп җитмәс. Ләкин барысы да сез уйлаганча тәмамланыр. Сабыррак, түземлерәк булырга, аттан алда чапмаска гына кирәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу атнада көтелмәгән мөһим вакыйгаларны ишетми-күрми калмагыз. Аларны күз уңыннан ычкындыру үкенүгә китермәгәе. Әйбәт кенә тәкъдимнәрегез белән җитәкчегезне сокландырырсыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эшләрегез күбәйгәннән-күбәер, ә вакытыгыз тарайганнан-тараер. Борчылмагыз, барысы да уңышлы, саллы һәм акчалы килеп чыгар. Атна ахырында кемнәрдәндер рәхмәт һәм мактау сүзләре ишетерсез.

Балык (20.02 – 20.03) Бәхәсләшеп утырудан мәгънә юк. Барысын да ничек бар – шулай кабул итсәгез, ак сакаллы карт булачаксыз. Сәламәтлеккә бәйле уңай үзгәрешләрне сизеп сөенәчәксез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев