Быел бал бәясе күпме булачак?
Умартачыларның кызу урак өсте – бал аерту чоры башланды. Быел бал уңышы ничегрәк икән дип, без берничә умартачы белән сөйләшеп алдык
Әтиле-уллы Камил һәм Зөлфәт Сөнгатуллиннарның умарталыклары Лаеш районындагы урман эчендә урнашкан. Берничә көн элек алар бал суыртырга керешкәннәр. Әйтүләренчә, быел бал узган елгы кебек үк түгел, кимрәк чыгарга охшаган.+
– Быел яңгырлар азрак булды, шуның белән бәйледер дип уйлыйбыз. Әлегә юкә балын суыртмадык, анысы ничек буласын әйтеп булмый. Әмма чәчәк балы кимрәк, – диде ул.
Әлмәт районы умартачысы Рамил Гыйбадуллин да шул ук сүзләрне кабатлады.
– Көчле оялар гына бал җыя алды, шуңа азрак чыга. Июнь ае салкын булды, нектар барлыкка килмәде. Ана кортлар, үзләренә дә ашарга ташый алмагач, күкәй салмадылар. Кортлар әз булгач, бал да әз. Аннары бал җыйган вакытта көннәр бик җилле торды, күп кенә кортлар югалып бетте. Бу да корт оясының көчсезләнүенә китерде, – дип сөйләде ул.
Арча районының Каенсар авылында яшәүче Дамирә Дәүләтшина безгә балны шушы көннәрдә суырта башлаячакларын әйтте.
– Үзебезнең бал күпме булыр, әйтә алмыйм. Әмма бал ала башлаган таныш умартачылар әйтүенчә, быел ул азрак булачак. Былтыр без супер уңыш алдык. Шөкер, аны урнаштырып бетерә алдык. Башта умартачы көне-төне кортлар карый, аның үзеннән дә ким эшләми. Аннары, бал булгач, аны сату хәстәрен күрә башлый. Бал акчага әйләнсен өчен шактый тырышасы була, – ди ул.
Умартагыз күпме дигән сорауга ул җавапны, кызның яшен, умартаның баш санын сорама, дип кыска гына тотты. Башка умартачылар белән сөйләшкәндә дә аңлап алдым: умартаның баш санын чынлап та әйтергә ярамый икән.
Балның бәясенә килгәндә, өч литр балның бәясе – уртача 1500 сум.
Фәрит Вәлиуллин, республика умартачылык идарәсе җитәкчесе урынбасары:
– Бүген республикада 14 750 умарталык исәпләнә, 257 мең корт оясы бар. Узган елны алар барысы 12 мең тонна бал суырткан, аның 6,8 мең тоннасы сатуга чыккан. Умартачыларның саны елдан-ел арта, Азнакай, Мамадыш, Балтач, Сарманда умарта тотучылар күп. Әтнә, Ютазыда азрак, бәлки бу районның кечкенә булуына да бәйледер. Ел саен умартачылар, бал азрак, ди. Көз җиткәч, балларын кая урнаштырырга белмиләр. Быел да бал начар булмаячак дип уйлыйм.
чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23073
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев