Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Бәйрәм табынында җыйган авырлыктан ничек дөрес котылырга?

Озын бәйрәм яллары узып бара. Организмны да элеккеге халәтенә кайтарырга вакыт. Баллы, майлы, кыздырган ризык, тәм-томнар ашауга күнегеп өлгергән ашказаныбызны бушану көннәре генә коткарачак.

Йогыртлы бушану көннәре. Майлылыгы 2,5% булган 8–10 стакан йогырт эчәргә киңәш ителә. Саклану вакыты ике атнадан артмаган йогыртны сатып алырга кирәк. Аларда тере культуралар күбрәк була.

Эремчекле бушану көннәре. 400 грамм эремчекне бер литр майсызландырылган кефир белән көнгә дүрт тапкыр ашагыз. Шикәр кушарга ярамый.

Карабодайлы бушану көннәре. Карабодайны кефир белән ашарга кирәк. Бер стакан карабодайны кичтән 2–3 стакан кайнар суга салып, төнгә калдырыгыз. Тоз һәм май кушу тыела. Кефир белән эчкән очракта, карабодай ашкайнату системасын яхшырта, организм өчен кирәкле макро- һәм микроэлементларны арттыра.

Бушану көннәре өчен яшелчә ашы. Ашка өйдә булган бөтен яшелчәләрне салыгыз. Иң мөһиме – кәбестәне күбрәк турагыз. Ник дигәндә, ул ашкайнату юлларын чистарта. Кәбестәне эшкәртүгә организм бик күп энергия сарыф итә. Шуңа күрә ул артык калорияләрдән дә арындыра. Моннан тыш көн буена ике литрга якын сыеклык эчәргә тырышыгыз.

Реклама

Белеп тор!

Билдәге майдан бер атна эчендә (!) дә котылып була икән! Германия табиб-диетологы Михаэль Деспегель шундый шаккатыргыч ачыш ясаган. Нечкә билле буласың килсә, «2+2+4» формуласы буенча яшәргә кирәк, дип өйрәтә табиб. Моның өчен атнасына ике тапкыр кардиокүнегүләр,  ике тапкыр көч таләп ителә торган тренировка ясарга кирәк икән. Беренче төркем күнегүләр, матдәләр алмашын көчәйтеп, йөрәк һәм үпкәләр эшчәнлеген яхшыртса, икенчесенә кергәннәре мускулларны ныгыта. Тренировка булган көннәрдә, ягъни атнасына дүрт тапкыр дөрес итеп тукланырга, рациондагы калорияләрне дә санарга кирәк. Калган көннәрдә исә гадәти режимда тукланырга, югары калорияле ризыклар ашамаска киңәш ителә.

Бәйрәмнәрдә артыгын ашап ташлаган өчен үзегезне тиргәмәгез. Теләге булган кеше дөрес тукланмау аркасында килеп туган проблемаларны берничә көн эчендә дә хәл итә ала.
Шулай да бер-ике көндә тиз генә артык авырлыктан котылып буласына өметләнмәгез. Бушану көннәре дөрес тукланмау аркасында пәйда булган күңел болгану, эч күбү, ашказаны борчу, хәлсезлек кебек билгеләрдән генә арындырачак.
Ашказаны-эчәк авырулары, хроник чирләре булган, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле ханымнарга исә бу эштән тыелып торырга киңәш ителә.
Бушану көннәрен кисәк кенә башларга ярамый! Теләсә кайсы эшкә тотынгандагы кебек үк, аңа да алдан әзерләнергә кирәк. Бер-ике көн алдан аз-азлап җиңелчә ризык белән тукланыгыз. Клетчаткага бай ризыкларга (кишер, чөгендер, кыяр, кәбестә, карабодай һ.б.), кефир кебек ачы сөт ризыкларына өстенлек бирегез.
Бушану көннәрен атнага ике тапкыр гына үткәрү рөхсәт ителә. Бу көнне кабул ителгән калория күләме 1000нән дә кимрәк булмаска тиеш.
Бушану көнендә артык авыр эшләр, физик күнегүләр башкарудан да тыелып торырга кирәк. Көндәлек ризык күләмен чикләүне организм болай да авыр кичерә. Шуңа өстәп, әле аңа физик яктан да авырлык китерсәгез, тырышлыгыгыз озакка бармас.
Бушану көненнән соң кабат күп итеп ашаудан да сакланырга кирәк.
Бушану көннәрендә иң мөһиме: кәефегез күтәренке булсын! Сез бу адымга организмны матур һәм сәламәт итү өчен барасыз бит! Канәгатьсезлек хисе исә бөтен эшне бозып ташларга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев