Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Чүпкә түләү күпмегә артачак?

Агымдагы елның 1 июленнән  каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен тарифлар күләме арта. Бу хакта  район хакимиятендә “Чүп түгүне оештыруда 1 июльдән гамәлгә керүче яңалыклар, халыктан кергән сораулар” дигән тема астында узучы брифингта хәбәр иттеләр.

 

Мәгълүм булганча, халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыюны төбәк операторлары башкара.  Конкурс нигезендә Яр Чаллы шәһәренең “Гринта” ҖЧҖ Татарстанның көнчыгыш зонасында каты көнкүреш һәм коммуналь калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы булып тора.  Алар 23 райондагы  бер миллион 923 мең кешегә, 144 мең юридик затка хезмәт күрсәтәләр.

“Гринта” ҖЧҖнең кулланучылар белән эшләүче бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев видеоэлемтә аша брифингта катнашучыларга оешманың вазифасы чүп чыгару гына түгел, ә аны җыю, транспортлаштыру, эшкәртү, утилләштерү, зарарсызландыру, саклау дип аңлатты. Боларның барысы да мөһим һәм компания алар өчен билгеле ресурслар тота, диде.

-Безнең күрсәткән хезмәтләргә бәяне Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты контрольдә тота. Дәүләт комитеты карары нигезендә 2020 елның 1 гыйнвареннан 30 июненә тикле НДСны да исәпкә алып, бер куб метр чүп өчен түләү 439 сум 3 тиен иде. 1 июльдән 31 декабрьгә тикле ул 456 сум 62 булачак.

-Моны күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә бүлгәндә, бер кешегә 89 сум 90 тиен, шәхси хуҗалыклары булганнарга бер кешегә 97 сум 41 тиен туры килә. Димәк, 1 июльдән чүп чыгарган өчен шушы суммаларны түли башлыйбыз, -дип аңлатма бирде 1 июльдән чүп җыюда гамәлгә керүче яңалыклар, икътисади нигезләнгән тарифлар буенча таныштырган вакытта район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева.

Чүп чыгару буенча халыктан сораулар бик күп керә. Аларга ачыклыкныАлександр Малофеев белән “Мехуборка” җәмгыятенең Актаныш районы буенча җаваплы вәкиле Ирек Сәетгалиев керттеләр.  Шуларның иң актуале, мөгаен, ни өчен кеше яшәмәгән өйләргә дә чүп өчен түләү квитанцияләре китерәләр дигәндер.

-2019 елның 1 гыйнвареннан чүп өчен түләүләр коммуналь хезмәтләр исемлегенә кертелде. Шулай булгач, аны утка, суга, газга түләгән кебек һәркем түләргә бурычлы. Әгәр кешенең чүпкә түләү буенча бурычлары өч айдан артыккарак җыелса, ул закон нигезендә юллап алына. Әгәр авылдагы өйдә бер кеше дә пропискада түгел икән, түләү йорт хуҗасы исеменә җибәрелә. Йорт ике кеше исемендә булса, ике кеше өчен, өч кеше исемендә булса, өч кешегә квитанция җибәрелә.

-Авыллардагы  кайбер кешеләр чүп чыгармый. Димәк аларга чүп өчен түләргә кирәкми?

-Чыннан да, халык арасында мин чүбемне яндырам, яисә җиргә күмәм дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бит махсус җайланмалар булмаганда каты көнкүреш калдыкларын яндыру тыела. Шулай ук җиргә күмү дә табигатьне пычрату булып тора. Шулай булгач, аларга да чүп өчен түләргә туры килә.

-Чүп өчен түләүдә ташламалар каралганмы? Кемнәргә?

-Чүп өчен түләүләр коммуналь хезмәтләр өчен ташлама алучы барлык гражданнарга да каралган. Моның өчен җирлектәге социаль яклау бүлегенең мадти ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-Әгәр ниндидер сәбәп белән чүпне алып китмәсәләр, моның өчен акчасы кире саналамы?

-Әгәр дә авылларга керүче юллардагы карлар эттерелмәгән, яисә язгы-көзге пычракта керү мөмкинлеге юк икән, чыннан да керә алмыйбыз. Моны авыл җирлеге башлыклары да белә. Авылга керү мөмкинлеге булу белән без чүпләрне җыеп китәбез.

-Карач авылына чүп җыю машинасы керми. Әмма чүпкә түләү өчен квитанция килә?

- Районда 87 авыл бар. Без шуларның 84 енә хезмәт күрсәтәбез. Карачка чынлап та чүп җыю машинасы керми. Аның өчен түләгән акчалары кире кайтарылачак.

Шунысы гына аңлашылмый. Карачта яшәүчеләрнең чүпләре юк микәнни? Әллә инде аларга яндырсалар, яисә чүпне җиргә күмсәләр дә ярыймы? Югыйсә үзләре,  башка авылда чүпләрен чыгармаучылар да түләргә тиеш диделәр. Әле олы юл кисешкән урыннарда, тукталышларда да капчык-капчык чүпләрнең утырып торганын еш күрергә туры килә. Болары “Татавтодор”га карый, диделәр. Бу инде кешенең дә культура дәрәҗәсен күрсәтә торган әйбер. Чөнки авылларга чүп машиналары килә, шуларга чыгарсалар, тирә-якны ямьсезләмәсләр иде. Югыйсә чүп өчен барыбер акча түлиләр бит.

-Чүп машинасы ике атнага бер генә килә торган авылларга җәй көне атна саен китереп булмыймы? Чүпләр ике атна буе сасып утыра.

-Мөмкинлектән чыгып, җәйге чорда күп авылларда шулай эшлибез.

-Зиратлардагы чүп контейнерларын чүп машиналары авылга кергән саен бушатырга тиешме, әллә инде моның өчен заявка бирергә кирәкме?

-Заявка биргәндә, яхшырак була. Чөнки зиратларның авылдан читтә булганнары да күп. Атна саен чүп машинасы анда кереп йөри алмый.

Райондагы каты көнкүреш калдыклары полигоны җитәкчесе Азат Ахунов үзләрендәге вазгыять, халыкка күрсәткән хезмәтләр хакында таныштырды.

-Безнең ТБО өлеше 2011 елдан эшли. Хәзер каты көнкүреш калдыклары җыю буенча аның урыны хәзер 10 процент кына калып килә. Аның рекультивациясе 2021 елның 30 июненә бетәргә тиеш. Быел инде икенче өлеше ачылырга тиеш була. Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр ел саен 4 процент тирәсе арткан кебек, безнең хезмәтләр дә шулай арта. Полигонның урыны бетү, чыгымнар арту сәбәпле, полигонга машина белән чүп китергән өчен халыктан тариф нигезендә акча алырга тиеш булабыз. Ягъни 1 июльдән шәхси хуҗалыгыннан йөк машиналары, җиңел машина арбалары белән Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп  китерүчеләр дә акча түләргә тиеш булачаклар. Әлегә бер куб метр чүп өчен 109 сум түләргә кирәк булачак. Әгәр ярты күб икән, ул 54 сум тирәсе, әгәр ике куб метр икән, 218 сум була. Авыллардан да прейскурант буенча төзелештән калган чүпләрне үзебезнең машина белән барып ала алабыз. Моның өчен безнең диспетчер хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Әгәр үзләре китерсә, югарыда телгән алынган суммалар буенча түләргә тиеш булалар.

Бу урында авыл җирлеге башлыкларының урман, болыннар тагын чүпкә батмасмы, дигән сораулары урынлы борчылу тудыра. Чөнки чүп өчен болай да кеше саныннан түләгән авыл халкы тагын өстәп акча түләргә теләрме соң? Әйтик, биш кешедән торган гаилә  чүп чыгарган өчен ай саен  485 сум тирәсе акча түли. Чүп машинасы алмаган чүпләрен полигонга илткән өчен тагын да өстәп түлисе килерме икән? Бу сорау ачык кала. Гәрчә, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев: “ 21 гасырда яшибез, һәр нәрсәнең үз бәясе бар”, - дисә дә.

-Моңа кадәр табигатьне пычратмау максатыннан чүплекләр һәркем өчен ачык иде. Полигонның да үзенең чыгымнары бар. Алда рекультивация эшләре дә көтелә. Шулай булгач, чүп чыгаруга берникадәр тарифлар кертелә. Кеше чүбен чыгарган өчен түләргә тиеш була. Бу тарифлар шәһәр белән чагыштырганда бермә-бер ким. Бүгенге көндә җиңел машина белән керүне тыймыйбыз. Әмма, алда әйткәнемчә, бер кум метр чүп өчен 109 сум түләргә кирәк булачак. Безнең район халкы аңлы. Күпләр чүп җыюның әһәмиятен аңлый. Быел гына да алты легаль булмаган чүплек бетерелде. Бу процесс дәвам итә. Әгәр дә тиеш түгел урыннарга, урман, болыннарга чүп түгүчеләр була икән, алар административ җәзага тартылачак, -диде ул.

Болары хакында район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов аңлатып үтте.

-Федераль Закон нигезендә һәр кеше, юридик зат көнкүреш калдыкларын юкка чыгырып барырга тиеш. Әгәр дә законга каршы килеп, кеше чүпләрен тиешле урынга түкмәсә, моның өчен шәхси затларга 1 меңнән 2 меңгә тикле, юридик заитларга 10 меңнән 30 мең сумга тикле, шәхси эшмәкәрләргә 30 меңнән 50 меңгә тикле, яки 90 көнгә кадәр эшчәнлекләрен туктату, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга тикле штраф яисә 90 көнгә тикле эшчәнлекләрен туктату каралган. Штрафларны Экология министрлыгының вәкиле суга ала. Ул районга даими килә. Шуны да әйтергә кирәк, эшмәкәрләр килешүләр төзергә, шуның нигезендә калдыкларын утильләштерергә тиешләр. Бу оешма, предприятиеләргә дә кагыла. Кызганычка каршы, килешү төземәгән, нәтиҗәдә чүп контейнерлары тулып, тир-якка сасы ис таратып урытучы оешмалар да бар. Сәүдә үзәкләренең дә ишек төпләрендәге чүп урналары һәрвакыт чиста булырга тиеш. Экология министры вәкиле килгәндә бу хәл күзәтелсә, ул штарфлар сугачак.

Димәк, нәтиҗә ясап, кулландыңмы, түләргә туры килә диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем кыз 6ел инде Чаллыда яши пропискада авылда булгач ана да тулим ялгызыма энекэшен дэ карыйм этилэре улде 97 сум эллэ ни куп кебек тугел елга 1200 жыела кызнын олешен чикертеп булмыймы хэм кайда морэжэгат итэргэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорестэн дэ, нишлэп кеше яшэмэгэн, кубесе очен дача ролен генэ утэгэн хужалыклар очен, жэй айларынага гына (яки сезонные) тулэу каралмаган? Ел эйлэнэсе очен андыйлардан тулэу алу дорес тугел диеп саныйм!