Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Фатирда теркәлмичә генә чит кеше яши аламы?

«Чит кеше фатирда теркәлмичә, өстәвенә, бер нәрсә өчен дә түләмичә яши аламы?» - дип сорый бер укучы. «Российская газета»да шул хакта аңлатма чыкты.

Россия юристлары ассоциациясе башлыгы Маргарита Курашина сүзләренчә, Россия Федерациясе гражданнары барысы да яшәү яки тору урыны буенча теркәлү хисабы органнарында теркәлергә тиеш.

Россия Федерациясе гражданинының булу урынында яки яшәү урынында теркәлмичә торуы административ хокук бозу составын барлыкка китерә.

Искәрмә булып түбәндәгеләр тора: бер үк төбәкнең торак пунктында теркәлүчеләр, әлеге торакта теркәлгән милекченең туганнары теркәлмичә яши ала.

Фатирда чит кеше яшәүгә кагылышлы берничә очрак була:

 Фатир милекчесенең рөхсәтеннән башка, беркемгә дә таныш булмаган, ничектер бу фатирга эләккән кеше Россия Җинаять кодексының 139нчы маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Монда төп критерий - фатирда яшәүчеләрнең ихтыяры. Әгәр биредә чит кеше бөтенләй аларның ихтыярына каршы яшәсә, җинаять составы була.
Чит кеше милекче рөхсәте нигезендә фатирда яшәп тора ала. Бу очракта ул фатирда яшәргә рөхсәт биргән милекченең өлеше кадәр кысаларда яши ала. Әлеге хокук милек белән эш итү тәртибе нигезендә барлыкка килә.
Милекче фатирда үзе яшәмәсә, биредә чит кеше торакны карап тору өчен (мәсәлән, чәчәкләргә су сибә, ди) билгеле бер вакыт дәвамында яши ала. Ләкин бу аңа биредә даими рәвештә яшәргә рөхсәт бирми. Әгәр милекне карап торучы кеше артыгын кылана башласа, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фатир хуҗасы үзенең торактагы өлешен акча түләмичә генә файдаланып тору өчен чит кеше белән килешү төзи ала. Бу килешү чит кешегә фатирда милек өлеше кадәр кысада яшәргә рөхсәт бирә. Әлеге очракта фатир милекчеләре арасында төзелгән килешүләр әлеге чит кешегә дә кагыла, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев