Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

ГАЗ БЕЛӘН САК ЭШ ИТӘ БЕЛӘСЕЗМЕ?

2021 елның сентябреннән хәзерге көнгә кадәр Россия төбәкләрендә 20дән артык газ шартлау очрагы теркәлгән. Бу атнада булган Чаллыдагы фаҗига һәркемгә сабак, кисәтү ул. Ваемсызлык аркасында бер гаепсез гомерләр өзелмәсен иде.

Исегездә тотыгыз:

– газ җиһазлары начар, алардагы куркынычсызлык автоматикасы төзек булмаса;
– беркетеп куелган вентиляциядән газ чыгып торса;
– газ плитәсе өстендәге вытяжка торбасы вентиляция каналы тишемен тулысынча капласа;
– газ баганасын томалап куелса (белгечләр аны таба алмаса, газ чыгуны туктатып булмаячак);
– төтен юллыгының чистарту уемнары томаланган булса,

газ шартларга һәм сөрем белән агуланырга мөмкин.
Шулай ук газ плитәсе яки казан урнаштырылган бүлмәдә йокларга ярамый. Газ җиһазларын мөстәкыйль рәвештә урнаштыру тыела. Аны бары тик техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш.

Сөрем газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү
1. Сөрем газы белән агуланучыны кичекмәстән саф һавага алып чыгарга кирәк. Мөмкинлек булмаса, тәрәзәне, ишекне ачыгыз.
2. Кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакыртыгыз.
3. Кешенең кысып торучы киемнәрен салдырыгыз.
4. Башына һәм күкрәгенә салкын сулы компресс яки бозлы шешә куегыз. Чигәләрен аш серкәсе яки нашатырь спирты белән уыгыз.
5. Әгәр сулыш алмаса, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясагыз.
6. Аңына килгәч, кайнар чәй эчертегез. 2–3 стакан чәй аның хәлен яхшыртачак.

Газ исе килсә, нишләргә?

– Кичекмәстән газ җиһазларын сүндерегез;

– газ краннарын ябыгыз;

– тәрәзәләрне ачыгыз;

– электр җиһазларына кагылмагыз. Утны сүндерергә, яндырырга, телефонны зарядкага куярга ярамый. Шулай ук бу бинада тәмәке тарта күрмәгез!

– фатирдан яки йорттан бөтен кешене чыгарыгыз;

– кесә телефоныннан 04, 104  һәм 112 номерына шалтыратып, газ хезмәтен чакыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев