Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Газчыларны өйгә кертмәгән өчен штрафлар артырга мөмкин

Россиядә 2024 елда газ хезмәтләре хезмәткәрләрен фатирларга кертмәгән өчен штрафлар арттырылырга мөмкин.

Бу хакта "Известия" басмасы яза.

Әлеге яңалык йортларда газ җиһазларын файдаланган вакытта иминлекне арттыруга юнәлдерелгән һәм ул Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертүне күздә тота. Авторлар фикеренчә, канун көнкүреш газына бәйле аварияләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

Газчыларны фатирга кертмәү, шулай ук техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән качу һәм газ җиһазларын рөхсәтсез алыштыру өчен гражданнар 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, вазифаи затлар 25 меңнән 100 меңгә кадәр, ә юридик затлар 200 меңнән 500 меңгә кадәр штраф түләячәк. Шулай ук моңа тиешле вәкаләте булмаган оешмалар һәм кешеләр тарафыннан газ җиһазларын ремонтлаган өчен зур штрафлар каралган.


Әгәр дә әлеге таләпләрне бозу авариягә яки кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаса, гражданнар 50-150 мең сум, вазифаи затлар 200-500 мең, ә юридик затлар 500 меңнән 2 миллионга кадәр штраф түләргә мөмкин.

"Известия" басмасы мәгълүматлары буенча, 2 апрельдә үк Дәүләт Думасы тиешле канун проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә җыена, ә шуннан соң аны Федерация Советына җибәрәчәкләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев