Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Гортензиянең яфрагы нигә саргая?

Гортензиягә язын уянуга азот кирәк. Әмма азот белән сак булыгыз, кирәгеннән артык керткәндә, ул чәчәк атарга соңара.

Гортензия әче туфрак ярата, аңа көл кертүчеләр зур ялгыш җибәрә. Үсемлектә шундук тимер һәм магнийга кытлык башлана, яфраклары аксыллана, аннан саргая.
10 л суга 2 аш кашыгы лимон кислотасы кушып сибәргә була. Бер көннән азотлы тукландыру (10 л суга 1 аш кашыгы мочевина) бирергә кирәк. Зур үсемлеккә 5 л эремә сибәргә туры килә.

Гортензия — дым ярата торган үсемлек, купшы чәчәк атсын өчен, аңа суны җитәрлек сибегез. 

Гортензиянең тамыр системасы өстә генә урнашкан, төбен йомшартканда саграк булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев