Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Кабык онына лимон суты тамызыгыз

Елга ике тапкыр йомырка кабыгы терапиясе уздыру бик файдалы.

 

 

mrfilin.com

 

Йомырка кабыгының составы кешенең сөяк һәм теш составы белән тәңгәл. Өстәвенә, ул җилекнең кан ясау эшчәнлеген яхшырта, бу бигрәк тә радиация нурланышы тәэсиренә эләгүчеләр өчен мөһим.

Галимнәр тикшеренүеннән мәгълүм булуынча, йомырка кабыгында организм өчен кирәкле бөтен төр микроэлементлар: бакыр, фтор, тимер, марганец, молибден, фосфор, күкерт, кремний, цинк — барлыгы 27 элемент бар. Шулай да иң мөһим урынны кальций били. Организмга, бигрәк тә сөякләргә кальций җитмәү — иң җитди чирләрнең берсе. Балаларда ул рахит, тешләрнең дөрес үсмәве, умыртканың кәкрәюе, өлкәннәрдә тешләр черү, сөякләрнең кибүе (остеопороз) кебек чирләрдә күренә.

Йомырка кабыгы 90 процент кальций карбонатыннан тора, организм аны җиңел үзләштерә. Шуңа күрә дә Көнбатыш илләрендә ул дару буларак 70нче еллардан бирле аптекаларда сатыла.

Рецепт бик гади. Йомырка кабыгын чиста суда кер сабыны белән яхшылап юып чайкыйлар. Күп очракта өстәмә стерильләштерү кирәкми дә, кечкенә балалар өчен булганда гына юганнан соң 5 минут кайнатып алалар. Каты пешкән йомырканың кабыгы активлык ягыннан бераз кайтышрак булса да, аның каравы, стериль була. Кабыкның эчтәге элпәсен алып ташлыйлар һәм караңгы, җиләс урында киптерәләр.

Кипкәннән соң, аны фарфор киледә он рәвешенә килгәнче төяргә кирәк. 6 айдан башлап балаларга бу онны - пычак очына гына алып, ә 1 яшьтән 2 яшькә кадәр ике тапкыр күбрәк бирергә ярый. 5-7 яшьтә - ярты кабыкны төеп, ә инде 14 яшьтән зурракларга бер кабыкны ваклап бирергә була. Иң мөһиме — кабар алдыннан кабык онына берничә тамчы лимон суты тамызу. Лимон суты бик тиз реакция бирә, чыжлаган тавыш ишетелә. Кабыктагы кальций шул рәвешле организм җиңел үзләштерә торганга әйләнә. Мондый порошокны ризык белән бергә кабул итәргә дә ярый.

Елга ике тапкыр кабык терапиясе уздыру өлкәннәргә умыртка, тешләр бозылудан, остеопороздан саклану чарасы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев