Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

КАРЛЫГАН НИК КЫЗАРА?

Карлыганнарның яфраклары кызарып кабара. Бу нинди авыру икән?

Франс ХӘЛИЛОВ, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты: 


— Бу — авыру түгел, сезнең карлыганны гөбләләр зарарлый. Яфракларның аскы ягын җентекләп тикшерегез, анда үтә күренмәле, яшькелт 0,5-1 мм гына зурлыктагы карлыган гөбләләрен күрерсез. Чия, баланда гөблә кара төстә була, шуңа яхшырак күренә.

Яфрак гөбләсе яфракның аскы ягына җыела һәм согын суыра. Корткычлар зарарлаган яфраклар кабара, кытыршылана, кызгылт яки саргылт кызыл төскә керә. Гөблә бик тиз үрчи, җәйнең беренче яртысына кадәр үк 5-6 буын чыгарып өлгерә. Гөблә личинкалары язын бүрткән бөреләрдән чыга һәм яшь яфраклар, яшел сабакларны зарарлый. Сабак кәкрәя, яфраклар бөтерелә. 
Гөбләне бер куактан икенчесенә кара кырмыскалар тарата. Алар гөбләләрне махсус ташый, аларны “көтә” һәм гөбләләр бүлеп чыгарган баллы сок белән туклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев