Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Картамны яба алалармы?

— Минем кредит буенча бурычым бар. Пристав бухгалтериягә хезмәт хакының 50 процентын тотып калу өчен документлар җибәргән. Бухгалтер приставка акча күчерә. Пристав картаны бөтенләй ябып куя аламы?

— Әйе, аның андый хокукы бар. Тик әгәр дә бу картага хезмәт хакы күчерелә икән, сез приставларга “Башкарма производство турында”гы Федераль законның 99нчы мәддәсе нигезендә, арестны алып, сезгә яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә акча калдыру турында шикаять бирергә хокуклы.
Шикаятькә хезмәт хакын кулга алынган исәпкә күчерү турында белешмә беркетергә кирәк.
Әгәр пристав шикаять биргән көннән соң 10 көн эчендә картадан арестны алмаса, аның өстеннән Федераль суд приставлары хезмәте идарәсенә яки прокуратурага шикаять яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев