Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Кайнар мунчадан чыгып карга сикерү кемнәргә рөхсәт ителә?

Организмга мондый процедура файдалымы? Эссе мунчадан чыгып, күпләр кыш көне карда сикерергә яисә сап-салкын су белән коенырга ярата.

            Кардиолог Татьяна Чернушенко фикеренчә, әгәр дә кеше үзенең организмы температура кисәк төшүгә нинди реакция бирүен белми икән, ул очракта карга сикермәү хәерлерәк.

 

– Һәр кешенең дә организмы индивидуаль. Салкын кар белән тәнне уганнан соң баш әйләнергә, йөрәк белән проблемалар килеп чыгарга, хәл китәргә мөмкин. Кинәк температура үзгәргәндә кан тамырлары кысылып, йөрәк өянәге булуы да ихтимал, – ди табиб.

 

Карга сикерер алдыннан башта табиб белән киңәшү сорала. Ник дигәндә, гипертония, гипотония, бөер авыруы, бавыр белән проблемалар, бронхиаль астма, ашказаны асты бизе, глаукома, конъюнктивит, эпилепсия, энцефалит, шикәр авыруы, туберкулез, хроник авырулары булганнарга мунчадан чыгып карга сикерү киңәш ителми.


Табиб рөхсәт иткән очракта, бу процедурадан организмга бик зур файда алырга була, дип саный табиб. Мондый экстрим матдәләр алмашын яхшырта, көчне арттыра.

 

– Бу кан әйләнешен яхшыртырга булыша, метаболизмны активлаштыра, иммунитетны ныгыта, тән тиресенең тонусын арттыра, – дип аңлатты Татьяна Чернушенко.

 

Өстәвенә кешенең кәефе күтәрелә, йокысы нормага килә. Организм шок кичерү урынына файда алсын дисәгез, моңа алдан ук контраст душлар кереп, әзерләнегез генә. Берничә ай дәвамында салкынча су белән юынган тән карга сикерүне уңай кабул итәчәк.

Чыганак: http://http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/munchadan-chygyp-karga-siker Тулырак: http://arskmedia.ru/news/faydaly-kishlr/munchadan-chygyp-karga-sikererg-yaryymy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев