Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Кәбестә тозлыгы файдалы булуын белә идегезме: Түгеп әрәм итмәгез!

Германия белгечләре иммунитетны ныгыту мәсьәләсендә урыс традицион кухнясына игътибар итәргә киңәш итә. Алар бигрәк тә тозлы кәбестәне һәм аның тозлыгын аерып күрсәтә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу ризык файдалы матдәләргә һәм С витаминына бик бай. Шулай ук ул антиоксидант үзлегенә ия. Бу хакта “Focus” порталы хәбәр итә.

Кәбестәдә кан куелыгы өчен җавап бирүче К витамины һәм нерв системасының сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы В12 витамины бар. Тозлы кәбестә составына керүче минераль матдәләр йөрәк эшчәнлеген стимуллаштыра һәм кан басымын җайлый.

Реклама

Элегрәк телетапшырулар алып баручы һәм доктор Александр Мясников брокколи һәм фасольне яман шештән саклаучы яшелчәләр дип атаган иде. Ул яшелчәләр куллануның файдасы турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X